Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

"Саный белмәгән халыкка дәүләтне кем бирсен?!"


Бүген Казанда 1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан басып алынуын искә алдылар. Казан ханлыгының җимерелүен гадәттә 15 октябрьдә билгеләп үтсәләр дә, бүгенге чараны оештыручылар әлеге көннең нәкъ менә 12 октябрьдә булуын белдерә.


Казан Кирмәне эчендәге Сөембикә манарасы янында көндезге сәгать 12дә башланып, бер сәгатьләп дәвам иткән шәһитләрне искә алу чарасында ике дистәләп кеше катнашты.

Кабан арты мәчетенең имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең Коръәннән аятьләр укуы белән башланган чарада иҗтимагый оешма вәкилләрен дә, түрәләрне дә күреп булмады. Дөрес, халык та күпләп килде дип әйтеп булмый, анысы.

“Шәһитләргә һәркөн дога кылынса да файда”

Хәтер көнен икегә бүлеп үткәрү кирәкле гамәлме, дигән сорау белән Кабан арты мәчете имам-хатыйб ярдәмчесе Нурислам хәзрәт Ибраһимга мөрәҗәгать иткәч, ул шәһитләр өчен һәр көнне килеп дога кылсак та, зыяны булмас иде, дип белдерде.

Нурислам хәзрәт Ибраһим

Нурислам хәзрәт Ибраһим

"Хәтер көнен, әлбәттә, бергә үткәрү күңелле, йә безнең татар иҗтимагый үзәгенә, яисә аларның Кабан арты мәчетенә тоташуы кирәк. Әгәр тоташмасак та һәр көнне килеп дога кылу зыян итмәс. Без 15ендәге Хәтер көненә дә чыгачакбыз. Халык белән, җәмәгать белән бергә булырга тиешбез.

Әмма төгәл бер көннең билгеләнүе кирәк. Бу көн хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләнсә дә яхшы булыр иде. Чөнки анда да милләтпәрвәрләр, диндарларыбыз җитәрлек. Бу хәл яңа буынны тәрбияләүдә бер этәргеч булып торыр иде", ди ул.

Нурислам хәзрәт, хөкүмәт дәрәҗәсендә Хәтер көнен бер көндә үткәрү кирәк, дип әйтсә дә, бүгенге Хәтер көненә түрәләрне чакырмауларын да өсти.

"Бу өлкәдә татар иҗтимагый үзәге эшли, без шул үзебезнең мәхәллә халкын бу көн турында хәбәрдар иттек. Мәчет дәрәҗәсендә эшләргә омтылабыз, Аллаһы Тәгалә бу гамәлләребезне кабул итсен, президентларны чакыру мәсьәләсенә килгәндә, алары мөфтиләрнең вазифасыдыр, дип уйлыйм мин", ди Нурислам хәзрәт.

Казанның яулап алынуы ни өчен ике көнне искә алына?

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 15 октябрьдә дип белдерә, зурлап урам җыеннары уздыра, ә кайберәүләр бу көнне, тарихи фактларга нигезләнеп 12сендә билгеләп үтү мәслихәт дип бара.

Хәтер көнен 1993 елдан башлап 12 октябрь көнне билгеләп үтүләрен әйтүче Раил Имамов фикеренчә, иске стиль буенча Казан 2 октябрь көнне сәгать өчтә тулысынча басып алына.

Хәтер көнен 15 октябрьдә уздыруны Татар иҗтимагый үзәге 2гә 13 көнне кушып уйлап чыгарды. Ә аның дөресе 12 октябрьдә булырга тиеш, ди ул.

​"Аның арифметикасы бик җиңел кебек күренә. Әйтик, без менә Яңа елны 1 гыйнварга каршы төндә үткәрәбез. Искечә дип тагын 13 көн кушып, 14се дә үткәреп алабыз. Һәм башка даталарга да шулай кушып барабыз. Әмма бу, үткән һәм XX гасыр даталары өчен генә шулай. Әгәр дә без Тукайның, Ленинның туган көннәрен алабыз икән, ягъни 1800 елларны әйтәм, ул вакытта инде аерма – 12 көн", ди Раил Имамов.

“Хәтер көнен 12 октябрьдә үткәрү дөрес”

"Мин башта моңа үзем дә ышанмаган идем, энциклопедияне ачып карадым. Чыннан да шулай. Ә менә тагын да бер гасыр алдан анда инде 11 көн аерма була. Хан заманы, ягъни XVI гасырда – 10 көн. 2гә 10 көнне кушсаң, 12се килеп чыга. Бу бит карап торышка ук элементар әйбер.

Раил Имамов

Раил Имамов

Заманында моны аңлагач ТИҮгә бардым. Бу хакта әйткәч, син кем соң әле шундый нәрсәләр әйтергә дип, миннән көлделәр генә", ди Раил Имамов.

Раил әфәнде тарихчы галимнәрдән әлеге фактның исбатлануын, әмма барыбер Татар иҗтимагый үзәген 12 октябрьне Хәтер көнен итеп уздыруга күндерә алмавын да әйтте.

"Шуннан мин университетка бардым. Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин кебек галимнәр кул куйган Хәтер көненең чыны 12 октябрьдә була дип, 3 төрле белешмә җыйдым. Моны бит астрономнар да, тарихчылар да кабул итте.

Ул вакытта бу белешмәне Марат Мөлековның үзенең кулына тоттырдым. Җәмәгать, Хәтер көнен дөрес көнне үткәрик дип, гел тәкъдим белән чыктым. Әмма мине, быел булмый инде, киләсе елга карарбыз дип, һәръел алдап килделәр. Һәм бу хәл бүгенге көнгә кадәр бара", дип гаҗәпләнә Имамов.

“Фәнгә каршы чыккан халыкка нинди мөстәкыйльлек булсын!”

"Саный белмәгән халыкка нинди дәүләт булсын! Менә шуңа минем ачуым чыга.

Шулай йөри торгач, 1993 елдан башлап бер егермеләп кеше җыелып, һәр елны 12 октябрьдә төшке сәгать 12дә Хәтер көнен үткәрәбез. Ә кайберәүләр Хәтер көнен һәръел үзгәртә, 13е дә була, 15е дә була, өченче ел 10сында да үткәрделәр.

Болай булса кем Хәтер көнен истә калдыра ала? Алай була алмый ул. Һәр елны бер көнне үткәрелсә, ул халыкның күңеленә сеңеп кала. Без менә шуны телибез дә инде", ди Раил Имамов.

“Халыкны зомбилаштыру дәвам итә”

Чарада катнашкан милли хәрәкәт вәкиле Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Казанда быел Хәтер көне төрле чаралар белән билгеләп үтеләчәк.

Наил Нәбиуллин

Наил Нәбиуллин

"12 октябрь – Хәтер көненең фәнни яктан исбатланган датасы. Әмма бу көн быел күптөрле чаралар белән билгеләнәчәк. 15 октябрьдә Хәтер көненә багышланган төп чара булачак. Ул көнне зур митинг һәм йөреш оештырыла. Ә бүгенге чарага кешеләрнең аз килүен, эш көненә бәйләп карар идем", ди Нәбиуллин.

Бу хәлне XX гасыр башларыннан бирле алып барылган халыкны зомбилаштыруга да бәйләп аңлатырга була, ди ул һәм 15 октябрьдәге чарага тагын да күбрәк кешенең катнашачагына ышанам, дип өсти Казанны яулап алынганда шәһит китүчеләрне искә алу чарасында катнашкан Наил Нәбиуллин.
Хәтер көнендә катнашучылар шәһитләр өчен дога кылды

Хәтер көнендә катнашучылар шәһитләр өчен дога кылды

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG