Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Раяз үз концертына хуҗа була белмәде”


Сәхнәдә Раяз Фасихов
Сәхнәдә Раяз Фасихов

Самарда Раяз Фасихов концерты үтте. Шәһәрнең затлы бинасында узса да, тамашаның кайбер яклары килгән кунакларда күңелсез тәэсир калдырган.


Һәръел октябрь башында Самарда гастрольләр башланып китә. Быелгы сезонны танылган җырчы Раяз Фасихов ачып җибәрде. Тамаша иң кәттә саналган “Звезда” мәдәният үзәгендә узды. Алай да залда буш урыннар бик күп иде.

Раяз Фасихов концерты турында үз фикерләре белән "Самара татарлары" сайтының мөхәррире Наилә Сабирҗанова уртаклаша.

– Раяз Фасихов яңа буын җырчылар исемлегендә булса да, тавышы белән узган гасырның зыялы җырчыларын хәтерләтә. Зифа буй. Сәхнә культурасына ия ир. Күңел түренә үтеп керерлек сөйкемле тавыш. Тирән моң. Күпме җырласа да, арулыкны сизмәссең. Чамасын белеп сөйләшү. Раязның сөйкемле сөяге бар.

Наилә ханым, концерт-тамашада тел-теш тидерерлек урын булмады мени?

– Әйе, күңелне тырнардай мизгелләр дә булды. Раяз сәхнәдән русча сүзләр кушып сөйләде. Тамашачы катнаш сөйләмнән болай да гарык. Халык әдәби телгә сусаган.

Татар җырының рухына бөтенләй туры килмәгән хәрәкәтләр ясаучы биюче кызлар да бар иде. Раяз Фасихов аурасына туры килмәгән тамашаны алып баручы Алмаз Хәмзин.

Ә инде концертның кызган вакытында залдан чыгарып бер хатынны ике бер төсле җыр җырлатулары – бернинди сәхнә кысаларына сыймый торган хәл.

Югары зәвыклы җырчы белән янәшә пешмәгән үзешчәнне ун минут җырлату – тамашачыны санга санамау. Һәр концертның югары ноктага күтәрелгән мизгеле бар, бу хатын шул мизгелне югалттырды.

Билет бәяләре гади халыкның билен сындырырлык булса да, тамашачыга тәкъдим ителгән программаның хакы күпкә арзан иде. Концертның режиссурасы һөнәрмәндләр биеклегендә түгел.

Түгәрәкләп шуны әйтәсе килә, Раяз Фасихов Самардагы үзенең беренче сольный концертына хуҗа була белмәде”.
XS
SM
MD
LG