Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Казакъстанның Семей шәһәрендә 2000 елдан бирле үткәрелеп килә торган “Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы узды. Быелгы уникенче бәйге Казакъстан бәйсезлегенең 20 еллыгына багышланган иде.


6-7 октябрь көннәрендә узган XII “Көзге Иртыш моңнары” бәйгесендә Русиянең һәм Казакъстанның 11 төбәгеннән килгән 400дән артык катнашучы булды. Катнашучыларның шактый өлеше Семей талантлары – татар сәнгать һәм балет мәктәпләре укучылары, шәһәрнең икенче, өченче санлы балалар музыка мәктәпләре укучылары, «Илhам», «Иртеш моңнары», «Истәлек», «Күңелле балачак» «Гөрләвек» коллективлары булды. Омски, Томски, Экибастуз, Актүбә кебек шәһәрләрдән дә шактый күләмле коллективлар килгән иделәр.

Фестиваль-конкурсның төп оештыручысы, һәрвакыттагыча, Семей шәһәренең татар мәдәният үзәге һәм Татар сәнгать мәктәбе иде. Татарстан һәм Казакъстан мәдәният министрлыклары, Казакъстан халыклары ассамблеясы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казакъстанның татар һәм башкорт милли үзәкләре берләшмәсе, Русиянең Казакъстандагы илчелеге, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе һәм Семей шәһәре хакимиятләре, Татарстанның Казакъстандагы вәкаләтле вәкиллеге тарафларыннан да төрле күләмдә ярдәм күрсәтелгән.
Фестивальдә катнашучылар

Фестивальдә катнашучылар


Төп хәзерлек эшләре, Семей татар үзәге матбугат җитәкчесе Виктория Купцова сүзләренә караганда, асылда, зур булмаган бер төркем кешеләр җилкәсенә төшкән.

Күп эшләрне Татар сәнгать мәктәбе укытучылары башкарган, әлеге мәктәп укучыларының ата-аналары да читтә калмаган, үз транспортларында фестивальгә килүчеләрне алар каршы алган.

“Катнашучыларга килгәндә, татар халкында ихтыяҗ, зарурлык бар”, диде татар сәнгате бәйрәменә килгән язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. “Нинди генә бәйге булмасын, ишетсәләр, чакырылсалар, акча табалар, баралар, халык үзен-үзе оештыра, безнең эчке ихтыяҗ, эчке мәдәният биек, башка милләтләрдә мондый ук омтылыш бар дип әйтмәс идем”, дигән фикерләрен белдерде фестиваль барышында оештырылган матбугат очрашуында Фәүзия ханым.
Семей татарлары белән беренче мәртәбә очрашкан Фәүзия Бәйрәмова, “монда килүемнең бер максаты – фидакарь шәхес Габделхак Ахунҗановны юбилее белән котлау”, диде.
Фәүзия Бәйрәмова тәбрикли

Фәүзия Бәйрәмова тәбрикли


Фәүзия ханым 7 октябрьдә 60 яшен тутырган Семей татар үзәге рәисе һәм Татар сәнгать мәктәбе мөдире Габделхак Ахунҗановны юбилее белән котлаганнан соң, халыкка мөрәҗәгать итте:

“Сәхнәдән бүген карап утырдым, Габделхак әзерләгән балалар... минем күзләремә яшь килде, нинди матур безнең милләтебез, кая барсам да мин милләтемә карыйм да, Тукайча әйтәм, шул халыкныңмы хокукка хакы юк! Ул киемнәре, камзуллары, ирләрнең түбәтәйләре, хатын-кызларның калфаклары, җырлары, ул җырларның сүзләре, андагы әхлак...мин Аллаһы- тәгаләмә әйтәм, рәхмәт, мине шушы милләтнең баласы итеп тудырдың, миңа хәерле гомер бир шушы халкыма хезмәт итәргә, мин нинди генә авыр шартларда да мин түзәрмен, сабыр итәрмен, минем кырыемда шушындый кешеләр бар, Габделхак кебек, омскилылар да...

14-15 сәгать автобуста килдек, үз акчаларына, арып килеп, шушы балалар сәхнәгә чыгып, берни булмагандай җырлыйлар, бииләр, мондый милләт бүтән юк, җәмәгать! Милләт дип үзен-үзе оештырып йөри торган.Чөнки безнең эчке культура, мәдәният шулхәтле биек, потенциал мөмкинлекләребез шулхәтле зур безнең. Татар бетте дигәндә дә, Габделхаклар, Розалар, Саниялар килеп чыга. Бу милләт безгә Аллаһы-тәгаләдән әманәт, ә әманәткә хыянәт итәргә ярамый. Аллаһы-тәгалә бездән сораячак,кыямәт көнендә,милләтеңә авыр вакытта нәрсә эшләдең, дип. Милләтебезгә хезмәт итик. Сазлыктан өстерәп чыгарыйк, җәмәгать".

Матбугат очрашуында төрле төбәкләрдән килгән татар оешмалары, иҗат коллективлары җитәкчеләре дә Ахунҗановны юбилее белән тәбрикләделәр. Килгән халыкны үзләренең эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, фестивальнең дәрәҗәсе, әһәмияте турында ассызыклап әйттеләр, Габделхак әфәнде адресына котлаулар, җылы сүзләр күп яңгырады. Иҗатташ дуслары, килгән кунаклар, рәсмиләр – һәммәсе дә аның фидакарьлеге, булдыклылыгы, ярдәмчеллеге турында бәян иттеләр.
Габделхак Ахунҗанов оныгы белән

Габделхак Ахунҗанов оныгы белән


Депутат Марат Мөхәммәтҗанов, “7 яшеннән кулына баян алган Габделхак 53 ел буена татар музыкасын, татар сәнгатен пропагандалый, сәламәтлеге булсын, бу фестивальләрне киләчәктә дә үткәрсен, безнең шәһәрләрне туганлаштырсын, берлек таркалса да, татарлар җыелсын, әмма синең җитәкчелегеңдә”, дип уены-чыны белән чыгышын тәмамлады.

Жанрлар һәм яшь буенча күп төрле номинацияләргә бүленеп алып барылган татар сәнгате бәйгесе ике көн дәвам итте Фестиваль програмы икенче көннең кичендә гала-концерт белән тәмамланды.

Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле фестивальдә себер татарлары легендасы, «Тубылгы» дип исемләнгән җырлы-биюле фольклор күренеш белән катнашып беренче урын яулады. Аерым чыгышларда ансамбльнең җырчылары икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар, биючеләре беренче һәм икенче урыннар алды. Омски коллективы җәмгысы 7 лауреат дипломына лаек булды.
Семей сәнгать мәктәбе чыгыш ясый

Семей сәнгать мәктәбе чыгыш ясый


Бәйгенең иң югары бүләгенә килгәндә, жюри әгъзаларына берникадәр баш ватарга туры килгәндер, чөнки Гран-при ике җиңүче – җырчы белән музыкант арасында бүленде.

“Көзге Иртеш моңнары” фестиваленең зур бүләгенә сентябрь азагында гына Италиядән халыкара баянчылар һәм аккордиончылар бәйгесеннән Гран-при алып кайткан Тимур Абдекеев лаек булды. Астана шәһәреннән килгән бу яшь баянчы Семейдә 2009 елда Гран-при яулаган баянчы-музыкант Дамир Солтановның укучысы. Музыка буенча башлангыч белемен Тимур Семейдә, Габделхак Ахунҗанов мәктәбендә алган.

Җырчылардан XII “Көзге Иртыш моңнары” бәйгесенең Гран-при бүләгенә, көчле матур тавышы белән хөкемдарларны да, тамашачыларны да әсир иткән, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты талибы Игорь Дмитриев лаек булды.
"Умырзая" ансамбле кызлары бии

"Умырзая" ансамбле кызлары бии


Игорь Питрәч районында туып үскән. Мәктәптә укыганда ул күбрәк спорт белән шөгыльләнгән. “Тренерым мәктәптә җырлаганымны ишеткән һәм конкурска барырга тәкъдим итте”, ди Игорь. Шулай ул әнисе белән бер җыр әзерләп, район күләмендә уздырылган бәйгедә катнаша. Һәм беренче урынга лаек була. “Шуннан соң мине күрделәр, чакыра башладылар”, ди егет.

Өч ел элек Игорь “Татар моңы” конкурсында катнашып, өченче урын яулый. “Семей фестиваленә барырга район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин тәкъдим итә, мин аңа бик рәхмәтлемен”, ди Игорь.
"Гөрләвек" балалар ансамбле җырлый

"Гөрләвек" балалар ансамбле җырлый


Казаннан килгән баянчы егет Ринат Насыров “инструменталь жанр” номинациясендә беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Ринат Татарстанның көнчыгышында, Әлмәт шәһәрендә туып үскән. Музыка буенча башлангыч белемен туган шәһәрендә алган. Хәзер Казанда, мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Семей фестиваленең дәрәҗәсе дә, файдасы да бар дип саный. “Беренче чиратта татарларны берләштерә торган чара бу”, ди Ринат.

XII “Көзге Иртыш моңнары” фестивале тәмамланды, фестивальдә катнашучылар алдагы очрашуларга чаклы дип таралыштылар.
Абай һәйкәле янында

Абай һәйкәле янында

XS
SM
MD
LG