Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста протест чараларында катнашырга чакыручыларны 3 ел төрмә көтә


Белоруста сәяси фиркаләрне һәм җәмәгать оешмаларын чит илдән финанслау өчен җаваплылык кырысланды. Республика кануннарына мондый үзгәрешләр бүген кабул ителде.

Анда шулай ук «дәүләткә хыянәт итү», «шымчылар эшчәнлеге» төшенчәләренә өстәмә аңлатмалар бирелә.

Өстәвенә, моннан соң каршылык чараларында катнашырга чакыручы кешеләрне 3 ел төрмә белән җәзалачаклар.

Моннан тыш якында Беларус парламенты дәүләт иминлеге оешмалары турындагы канунга өстәмәләрне карарга тиеш. Алар республика махсус хезмәтләренә «кирәк булганда теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы өйгә йозакларны ватып керергә» рөхсәт итә.
XS
SM
MD
LG