Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Мөселманнар такырбашларга каршылык күрсәтә


“Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт” Русиядә милли азчылыкларга каршы нәфрәт таратучы бихисап милләтчел оешмаларның берсе. Киров төбәгендә мөселманнарның “Кара карчыга” дип аталган яшерен төркеме такырбашларны урыннарына утырту эшенә алынган.


Русиядә милли азчылыкларга каршы нәфрәт таратучы бихисап милләтчел оешма бар. “Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт” дип аталган төркем быел Мәскәү мәхкәмәсе тарафыннан тыелды. Ләкин тыю карары җирле бүлекчәләрнең эшчәнлеген туктата алмады. Киров шәһәрендәге бүлекчә шундыйларның берсе.

Җирле милләтчеләрнең җитәкчесе Денис Тюкин, рус милләтчелеге идеологиясе Русиянең таркалган җәмгыятен берләштерә ала дип саный:

“Рус милләтчелеге идеологиясе безнең таркалган җәмгыятебезне берләштерә ала. Кешеләр моны сизә һәм русның традицион кыйммәтләренә, рус патриотизмына йөзләре белән борыла. ”

Ләкин моның ише милләтчел төркемнәр өчен бу “рус кыйммәтләре” башка милли азчылыкларны кысуга кайтып кала. Алар милли азчылыкларны эш урыннарын алып бетерүдә, җинаятьләр кылуда гаепли.

Алексей Добровольский, милләтчел җитәкчеләрнең берсе, Русиянең бар бәлаләре өчен милли азчылыкларны гаепли. Совет чорында 13 ел төрмәдә утырып чыккан Добровольский соңгы елларда үзенең экстримистик чыгышлары өчен өч тапкыр җавапка тартылган:

“Куркынычрак та еллар булгалады, ләкин бу кадәр әшәке булмады, – ди Алексей Добровольский. – Бер яктан бу көлкеле, ләкин икенче яктан, җирәнгеч. Өченче яктан аяныч, чөнки халык үлә бара, аны эчертәләр, агулыйлар. Азия, Кавказ республикаларыннан әллә нинди халыкларны кертеп тутырдылар, ә үз халкыбыз үлә бара. ”

Киров шәһәрендәге милләтчел төркем исә көтмәгәндә каршылыкка тап булган. Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән килгән мөселманнар – экстремистлардан зыян күргән азчылыклар – интернет һәм социаль челтәр ярдәмендә берләшә башлаган.

Үзләрен “Кара карчыга” дип атаган кечкенә генә бер төркем төбәктәге мөселманнарны эзәрлекләү һәм көч куллануга каршы тору өчен берләшергә булган.

Киров төбәге мөселманнары җитәкчесе Габденур Камалетдин сүзләренчә, милләтара нәфрәткә нигезләнгән һөҗүмнәргә каршы тору өчен кайвакыт бу егетләр көч кулланырга да мәҗбүр.

“Мин яшьләрдән сораганым бар, – ди Габденур хәзрәт, –безне кыйныйлар икән, без дә кыйныйбыз, диләр. Тик шунысы бар: тегеләр итсә, аларга берни дә булмый. Дагыстан егетләре сөйләде: аларга бер төркем яшүсмер һөҗүм иткән, кайберләрен хәтта тотканнар да, ләкин моны ‘хулиганлык’ дип кенә бәяләгәннәр. Менә бу гаделсезлек, әлбәттә, каршылык тудыра. Безнең илдә бер генә идея булырга тиеш – канун алдында һәркем тигез дигән идея.”

Ләкин “Кара карчыга”ларның каршылыгы, экстремистик нәфрәтләрне бастыру урынына, киресенчә, утка май гына сибә икән. Милләтчеләр бу азчылыкларны үзләрен көч куллануга котыртуда гаепли.

“Кировтагы агрессивлык нигездә “Кара карчыга” дип аталган милли төркемнән чыга, – дип сөйли милләтчеләрнең җитәкчесе Денис Тюкин. – Аларның иң зур батырлыгы – унбиш кешедән торган төркемнең биш яшүсмергә һөҗүм итүләре булды. 16-17 яшьлек бу яшүсмерләрнең нинди дә булса төркемнәргә катышы булмаган, алар мәктәп мәйданчыгында сөйләшеп кенә утырганнар. Шунда үзләрен әллә “Кара карчыга” дип йөрткән унбиш әзмәвер килеп, аларны кыйный башлаган. Эш пычаклашуга кадәр барып җиткән. Хәзер мәхкәмә бара, ләкин анда бер генә кеше гаепләнә. Белүемчә, һөҗүмнәр моның белән генә тукталмаган, вак-төяк чуалышлар дәвам итә. ”

Ничек кенә булмасын, Кировтагы киеренкелек әле дә саклана, милли азчылыкларның рус шовинистларына каршылык күрсәтүе андагы киеренкелекне киметүгә, яисә тынычлык урнаштыруга әлегә өлеш кертә алмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG