Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет урынына – дога автоматы?


Тормыш тәгәрмәче тизлеген арттырганнан арттыра бара. Кеше дә аннан калышмаска тырыша. Кайберәүләргә хәтта дөнья куып намазын да калдырырга туры килә. Ә менә Германиянең кайбер шәһәрләрендә яшәүчеләрнең кибеттә йөргән арада да тиз генә гыйбадәт кылып алу мөмкинлеге бар.

Моның өчен якындагы чиркәү яки мәчетне эзләп чабасы да юк. Анда “акылдан шашкан” шәһәр тормышыннан аз гына акча түләү бәрабәренә аерылып Алла белән элемтәгә керү өчен махсус тартмалар урнаштырылган.

Берлинда яшәүче рәссам һәм режиссер Оливер Штурм үзе уйлап чыгарган бу автомат тартмаларны Gebetomat дип атый. Аны татарчага, бәлки, гыйбадәтмат яки гыйбадәмат дип тәрҗемә итеп булыр иде.

Оливер Штурм
Оливер Штурм
Кызыл төскә буялган бу тартманың эчендә утырыр урын һәм бармак белән төртеп идарә ителә торган телеэкран куелган. Гыйбадәт кылучы тышкы дөньядан пәрдә белән генә каплана. Бу тартмалар инде бар дөньяда киң таралган берничә минут эчендә фотога төшеп сурәтләр алу автоматларын хәтерләтә.

Гыйбадәматта исә 50 цент түләп үзең теләгән доганы 5 минут дәвамында тыңлап була. Доганы телеэкранга баскалап сайларга кирәк. Сайлау мөмкинлеге шактый зур. Анда мөселман догалары да бар, христиан, иудаизм, индуизм, буддизм да бар. Шулай ук Африкада яшәүче бер кабиләнең яңгыр сорау җырын да тыңлап була. “Башка диннәр” бүлегенә хәтта сайентологлар сектасы догаларын да керткәннәр.

Штурмга мондый җиһаз ясау уе 12 ел элек Нью-Йорк урамында килгән.

“Каршыга чыгышы белән төрле яклардан, күрәсең төрле диннәрне тотучы кешеләр килә иде. Көтмәгәндә, мин аларның һәрберсенең ялгыз булуына, беркемнең дә ярдәменә өмет итә алмавына, бары Аллага гына мөрәҗәгать итә алуына игътибар иттем,” – ди Штурм.

Хәер, Германиядә автоматларның ниндиләре генә юк инде. Анда хәтта шөрепләр яки балык тоту өчен бөҗәкләрне дә автоматлардан сатып алып була.
XS
SM
MD
LG