Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әр-Рияд согуд илчесенә ясалган һөҗүмгә каршы чаралар әзерли


Согуд Гарәбстаны иминлекне тәэмин итү һәм халкын гыйсьянга өнди торган көчләргә каршы тору өчен кискен чаралар күрергә әзерләнә.

Бу турыда Әр-Рияд кичә Вашингтонда Согуд Гарәбстан илчесен үтерергә омтылыш ясалганнан соң белдерде. Ил хакимиятләре мөрәҗәгатендә шулай ук әлеге мәсьләнең АКШ белән бергә хәл ителүе турында әйтелә.

Вашингтон һәм Согуд Гарәбстанга Британия ярдәм итәргә әзер. Бу турыда илнең Тышкы эшләр министры Уильям Һейг белдерде. Аның сүзләренә караганда, согуд илчесенә каршы әзерләнгән җинаять Иранның чит илләрдә террорга ярдәмен арттыруы хакында сөйли.

АКШ мәгълүматларына күрә, илчене 2 иранлы үтерергә омтылыш ясаган. Иран моны кире кага. Тәһран фикеренчә, американнар бу гаепләүләр ярдәмендә үз халкын эчке мәсьәләләрдән читкә юнәлдерергә тели.
XS
SM
MD
LG