Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һилари Суонк Кадыйров туган көнендә катнашканы өчен үкенә


Һилари Суонк Рамзан Кадыровны туган көне белән котлый
Һилари Суонк Рамзан Кадыровны туган көне белән котлый
«Оскар» бүләгенә ике тапкыр ия булган танылган актриса Һилари Суонк Грозный шәһәр көне һәм Рамзан Кадыйровның туган көненә багышланган концертта катнашканы өчен «тирән үкенечен» белдерә. Суонк Associated Press агентлыгына хәбәр иткәнчә, ул Кадыйров режимы ясаган җинаятьләр турында берни дә белмәгән икән.

Кичә Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Һилари Суонк, актер Жан-Клод ван Дамм һәм скрипкачы Ванесса Мэйны 5 октябрьдә Грозный концертында катнашканнары өчен тәнкыйтьләгән иде. Чечня башкаласы көне Рамзан Кадыйровның 35 яшьлек юбилее белән туры килде.

Хокук яклаучылар Кадыйров җитәкләгән хакимиятне кешеләрне урлау, җәзалау һәм үтерүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG