Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саматов укулары: истәлекләрдән алып фаразлауга кадәр


Дүрт мөфти: Татарстан, Самар, Ханты-Манси төбәге, Чуашстанныкы.
Дүрт мөфти: Татарстан, Самар, Ханты-Манси төбәге, Чуашстанныкы.

Шушы көннәрдә Казанда “Саматов укулары” дип исемләнгән икенче фәнни конференция булып үтте. Бу чара Татарстанның беренче баш казые, дин галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 81 ел тулу уңаеннан үткәрелде.


Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырган “Саматов укулары”на Русиянең башка төбәкләреннән дә мөфтиләр һәм дин әһелләре килде. Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

Вәлиулла хәзрәт Якупов узган ел Габделхак Саматовның тууына 80 ел тулуны үткәрүләрен, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Бу укулар дәвамлы булсын” дигән сүзләре рас килүен билгеләп үтте.

Габделхак Саматовның улы - Таһир хәзрәт
Габделхак Саматовның улы - Таһир хәзрәт

Мөфти Илдус хәзрәт кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Габделхак Саматовның Аллаһ тарафыннан җибәрелгән юл яктыртучы булуын әйтте.

Ханты-Манси өлкәсе мөфтие, Габделхак Саматовның улы Таһир хәзрәт әтисе турындагы истәлекләре белән бүлеште. Аның һәрвакыт гыйлем, нәсыйхәт бирүен, ихлас булуын ассызыклады.

Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин әлеге “Саматов укуларын” бергә оештырырга, РИУның зур конференц-залында үткәрергә, шәкертләрне дә бу эшкә кертеп җибәрергә тәкъдим итте.

Әлбир Крганов чыгыш ясый
Әлбир Крганов чыгыш ясый

“Яклап сүз әйтерлек кеше дә калмадымы?”

Үзәк Диния Нәзарәтенә караган “Мәскәү мөфтияте” җитәкчесе, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та Габделхак хәзрәтнең укучысы булган. Ул остазының гади халык аңларлык итеп сөйләвен, халыкка якын булуын билгеләп үтте.

Дин әһелләренең халык тормышында зур урын алып торуы, динне саклау һәм үстерерү турындагы сүзләр белән беррәттән Әлбир хәзрәт күптән түгел бар татар халкын шаулаткан Мәскәү мәчете турында да әйтми калмады.

“Без кадими юл белән барабыз. Кадими юл – пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре үткәргән юл. Безгә җәдит дип артык мавыгып китәргә дә ярамый. Мәскәүдә әби-бабайлар үлемтеккә дип җыйган акчаларыннан, патша вакытында Мәскәү уртасында төзегән мәчетләрне җимерә торган, татар исемен югалтырга тырыша торган җәдитчеләр безгә кирәкми, дип уйлыйм.

Габделхак хәзрәт рухына багышлап Коръән сүрәләре укылды
Габделхак хәзрәт рухына багышлап Коръән сүрәләре укылды

Мәскәүдәге мәчетне җимерү турында дини идарәдән яклау сүзе булды, Аллага шөкер. Ә кайда соң безнең гыйлемле татар зыялыларыбыз? Ни өчен беркем берни дәшмичә калды? Бөтен Казаныбызда төп йортыбызны яклап сүз әйтерлек ил агабыз да калмадымыни инде?” диде Әлбир Крганов.

Ул шулай ук байракны кулыбыздан ычкындырмаска кирәклеген дә ассызыклады:

Тау ягы ислам байрагын алырга торган вакытта без сездән зур эшләр көтәбез, диде ул Татарстан мөфтиенә мөрәҗәгать итеп. “Үз кулыбыздан байракны ычкындырмасак иде. Безнең дә динне алып барырлык, китаплар язарлык, эшне алга сөрерлек кешеләр бар. Яңарышны күтәрүне сездән көтәбез, ышанып калабыз”, диде Чуашстан мөфтие.

2011 елның Г.Саматов исемендәге премиясе баш казый Җәлил Фазлыевка бирелде
2011 елның Г.Саматов исемендәге премиясе баш казый Җәлил Фазлыевка бирелде

Баш казый Саматов премиясе – баш казыйга

Самар өлкәсе мөфтие Вәгыйз хәзрәт Яруллин Саматов исемендәге премиянең беренче лауреаты иде. Быелгы “Рухи мирас” премиясен мөфти Илдус хәзрәт Фәиз түбәндәге сүзләр белән тапшырды:

“Хөрмәткә лаеклы, иң беренче киңәшчем, остазым, үз хикмәте белән Габделхак хәзрәтләрнең юлын дәвам итүче, безгә юл күрсәтүче, Саматов укулары идеясен кертүче кеше – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казыена икенче “Рухи мирас” премиясен тапшырабыз”.

Җәлил Фазлыев Габделхак хәзрәт кадәр булганчы әле күп эшләргә кирәклеген әйтте
Җәлил Фазлыев Габделхак хәзрәт кадәр булганчы әле күп эшләргә кирәклеген әйтте

Җәлил хәзрәт исә бераз югалып калды. Бу бүләкнең көтелмәгән булуын әйтте, үзенең лаеклыгына шиген белдерде. “Аллаһ Тәгалә алдагы гомерне шушы бүләккә лаек булырлык итеп үткәрергә насыйп итсә иде. Ул бик зур бурыч та йөкли”, диде.

Габделхак хәзрәткә мактаулар әйтелде, аның тормыш иптәше Кәүсәрия абыстайны да рәхмәт сүзләренә күмделәр.

Мөселманнар һәм оешкан төркемнәр

Конференциянең фәнни өлешендә исә сүз дин әһелләре, милли үзенчәлекләр, Әбү Хәнифә мирасы, Габделхак хәзрәтнең ислам дине үсешенә керткән роле турында барды. Гомәр Саматов абыйсы турында хатирәләре белән бүлеште.

Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе региональ һәм этник-дини эзләнүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов та чыгыш ясады. Ул оешкан җинаятьчел төркемнәр һәм сәләфиләр турында, Татарстанда дини фундаментализм һәм җинаятьчелек кушылуы хакында сүз алып барды.

Рәис Сөләйманов "киләчәк мафиясе - ваһһабилар", дип белдерде
Рәис Сөләйманов "киләчәк мафиясе - ваһһабилар", дип белдерде

“Сәләфиләр, "Хизб ут-Тәхрир"ләр бер-берсенә дошман да, конкурент та түгел, “брат” дип карыйлар. Элекке мафияләр хәзер сәләфиләргә күчте. Мисал өчен, берәр сатучы янына киләләр дә: “Мөселманнарның бурычы – зәкят түләү, әйдә акчаңны бир”, яисә “Җиһад өчен, төрмәдәге кардәшебез өчен” дип, акча җыялар, хәдисләр китерә башлыйлар.

Элекке групповиклар – йә төрмәдә утырып чыкканнар, йә исламның ваһһабчыл юнәлешенә кереп киткәннәр. Болар арасында ваһһабчыл исламны кабул иткән этник руслар күп.

Киләчәктә “Казан феномены” торгызылырга мөмкин, ләкин бу юлы – яшел әләм белән”, диде Рәис Сөләйманов.

"Икенче Саматов укулары"нда катнашучылар
"Икенче Саматов укулары"нда катнашучылар

“Икенче Саматов укулары” Коръән ашы һәм Габделхак хәзрәт турында истәлекләр белән бүлешү, аның рухына багышлап догалар уку белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG