Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге корылтай үткәрә


Август аенда иҗтимагый үзәк вәкилләре милли мәгарифне яклап пикет үткәрде
Август аенда иҗтимагый үзәк вәкилләре милли мәгарифне яклап пикет үткәрде

14 октябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең X корылтае уза.


Mилли хәрәкәт җыенының көн тәртибенә милли мәгарифне һәм телне саклап калу, милли мәктәпләрнең ябылу мәсьәләсе, Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау юнәлешендә башкарала торган эш хакында чыгышлар кертелгән. Корылтайда башкарган эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар хакында сөйләшү күздә тотыла.

Алар арасында мәгариф белгече Марат Лотфуллинның “Русиядә хәзерге заман шартларында туган телне һәм мәгарифне саклап калу” турында нотыгы, “Татар мөстәкыйльлеге, татар телен саклау” мәсьәләләре буенча Юныс Камалетдинов чыгышлары булачак.

Күптән түгел вазифадан китү турында белдергән “Азатлык” яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның да сүз алырга җыенуы билгеле.

Милли хәрәкәттә күптән катнашып килгән җәмәгать эшлеклесе, элекке депутат Фәндәс Сафиуллин, галим Дамир Исхаков, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм башка кунакларның килүе көтелә.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Галишан Нуриәхмәтнең әйтүенә караганда, чит төбәкләрдән Казандагы чараларга килергә теләгән милли хәрәкәт вәкилләре соравы белән чираттагы корылтай Хәтер көненә туры китереп оештырыла.

“15 октябрь Хәтер көне булганлыктан, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтае да нәкъ менә 14се көнне үткәреләчәк. Корылтайда шулай ук башка төбәкләрдән татарлар булачак”, дип хәбәр итте үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Иҗтимагый үзәк, бүгенге көндә милли хәрәкәтнең хәле бик авыр, дип бәяли. "Русиянең империячел сәясәте төрле милли хәрәкәтләрне тамырыннан ук юк итәргә тырыша. Русиянең милли сәясәте – башка халыкларны юк итү, руслаштыру", ди Галишан Нуриәхмәт.

Корылтайда каралачак төп мәсьәләләрнең берсе – милли мәктәпләрнең киләчәге. "Үткән елда 175 татар мәктәбе ябылды, ә быел алар саны 185кә җитә. Димәк, 400гә якын татар мәктәбенең тамыры корыды. Татар мәктәпләре беткәч, авыллар да бетә дигән сүз”, ди милли хәрәкәт ветераны.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, ТИҮнең киләчәккә төп планы – әле “маңкортлашып бетмәгән” татар халкын үз-үзен хөрмәт итәргә өндәү.

"Татар халкы инде 450 елга якын үз-үзен югалтмаган, саклап килгән. Бүгенгесе көндә дә аны сакларга тырышырга кирәк", дип әйтә иҗтимагый үзәк вәкиле.
XS
SM
MD
LG