Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

30 октябрь – сәяси корбаннарны искә алу көнендә Зөя утравында яңа монумент-һәйкәл ачылачак.


Татарстанда торгызылып килүче Зөя утравының тарихы бай. Күпләр аны Явыз Иван исеме белән бәйли. Утрау фаҗигале язмышлар белән дә бәйле.

Зөя тарихы узган гасырда илдә барган кызыл террорга да барып тоташа. Анда сәяси тоткыннар төрмәсе, икенче төрле әйтсәк, ГУЛАГ була. Сәяси репрессия корбаннары көнен ел саен 30 октябрьдә билгеләп узалар. Быел ул Зөядә сәяси корбаннарга багышланган һәйкәл ачылу белән истә калачак.

Зөя утравында ачылачак һәйкәл мәрмәр таштан. Анда рәшәткә сурәтләнгән, шул рәшәткә аша кул күгәрченне иреккә очыра. Иреккә очарга талпынган кош сурәте язмышларны сындырган репрессия “тегермәне”нә эләккән меңнәрчә кеше турында хәтер яңартып торачак.

Моннан тыш шул болганчык еллар тарихы төрмә бинасындагы экспозициядә чагылыш таба. Зөя утравының хәтер китабы да язылачак, дип хәбәр иттеләр бүген журналистларны җыеп, республиканың Татмедиа агентлыгында.

Һәйкәл Успенский ирләр монастыре дивары янында куелачак. Нәкъ шушы урында узган ел казу эшләре алып барганда, бик күп кеше сөякләре табыла. Аларны алып та тормыйлар, киредән күмәләр. Чөнки аларның кем икәнлекләрен ачыклау мөмкин түгел, ди Зөя утравы музей-шәһәрчегенең директоры Артем Селкин.

Зөя фаҗигасе

Зөя утравында репрессияләр тарихы ХХ йөзнең 30 елларында түгел, ә 1918 елның августында башлана. Ул чагында Лев Троцкий Казаннан чигенгән Кызыл Армия полкындагы һәр унынчы кызылгвардиячене атарга боерык бирә, ди II дөнья сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов.

Соңыннан анда Макаренко колониясе, ягъни караучысыз калган балалар колониясе була. 1930-50 елларда утрау территориясендә һәм “Зөя” тимер юл станциясендә 5нче хезмәт белән төзәтү колониясе урнашкан булган. Анда җинаять һәм административ маддәләр, шулай ук шул елларда популяр булган 58нче маддә нигезендә кулга алынган кешеләр җәза үти.

Шулар арасында князь Голицын малае – танылган совет рәссамы Владимир Голицын да була. Аны советка каршы пропаганда алып баруда гаепләп кулга алалар.

Сәяси тоткыннар белән бергә балаларына бер уч ашлык урлап кайтканнар да, үз куллары белән кич буе шәл бәйләп саткан апалар да Зөя төрмәсенә эләгә.

Бүгенге көндә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Мәрьямбикә апа Сәгъдиева шәл бәйләп сатканы өчен кулга алынып, Зөя төрмәсенә озатыла.

Ул көннәрдә күргәнне язып бетерерлек түгел, ди ул, күз яшьләренә буылып. Мәрьямбикә апа анда көмәнле килеш барып эләгә. Баласын тапкач ашханәдә эшли. Төрлесе булды инде дип, ачылып китми генә.

Каберсезләр

Мәрьямбикә апа кире әйләнеп кайта алган, ә күпләр – меңәрләгән мәхбүс шунда соңгы сулышын алган. Меңләгән кеше үлгәндә, һәрберсен дин кануннары белән күмгәннәр дип әйтеп булмый. Күмелгәннәрнең дә күбесе Куйбышев сусаклагычы төзегәндә су астында кала.

Еллар үтсә дә, күңелдә калган яралар бетми. Ә ул яралар сәяси корбаннарының үзләрендә дә, балаларында да, оныкларында да. 30 октябрьдә узачак һәйкәл ачылышына рәссам Голицынның улы да, Мәрьямбикә апа да, республиканың дин әһелләре дә чакырулы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG