Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Тимошенкога каршы яңа җинаять эше кузгатылды


Полиция хезмәткәре хөкем карары чыгарылгач Юлия Тимошенконы тынычландыра

Полиция хезмәткәре хөкем карары чыгарылгач Юлия Тимошенконы тынычландыра

Украинада экс-премьер Юлия Тимошенкога каршы яңа җинаять эше кузгатылды. Бу турыда республика иминлек хезмәтенең Тикшерүләр идарәсендә белдерделәр.

Оешма вәкилләренең сүзләренә караганда, Тимошенко 1990 елларда «Украина бердәм энергетика системнары» корпорациясенең башлыгы булганда ширкәтнең Русия саклану министрлыгына 400 миллион долларлык бурычын Украина казнасына күчергән.

Мәхкәмә алды тикшерүләре хәзер дәвам итә.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнеп «Нафтогаз Украины» ширкәтенә зыян китергәне өчен 200 миллион доллар түләргә мәҗбүр ителде.

XS
SM
MD
LG