Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мөселманнары Җәмигъ мәчетен җимерүчеләрне җавапка тартмакчы


Мәскәү Җәмигъ мәчетенең хәзер хәрабәләре генә калды
Мәскәү Җәмигъ мәчетенең хәзер хәрабәләре генә калды
Мәскәү татар җәмәгатьчелегенең бер төркеме башкала Җәмигъ мәчетенең җимерелүе уңаеннан Русия җитәкчелегенә ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хат Мәскәү татар яшьләренең mtss.ru сәхифәсендә бастырылган.

«Тарихи мәчетне юкка чыгару Русия мөселманнарын ата-бабаларын хөрмәт итмәүче вәхшиләр сыйфатында күрсәтә. Гыйбадәтханәнең реконструкциясенә хәйрия акчаларын керткән меңнәрчә мөселман алданды, мыскыл ителде. Чөнки Русиянең Европа өлеше Диния нәзарәтендә күп тапкырлар мәчетне саклап калу турында әйтеп киләләр иде. Ләкин сүзендә тормадылар», - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Хатны язган инициатив төркем хакимият, җәмәгать һәм мөселман оешмаларын тарихи бинаның җимерелүен тирәнтен тикшереп Мөфтиләр шурасына альтернатив җыен уздыруны таләп итә. Анда Мәскәү мөселманнарының яңа башлыгын сайларга тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG