Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Австриянең визалар үзәге ачыла


Казанда ай ахырына кадәр Австриянең визалар үзәге ачылачак. Ә киләсе елның башында ул Уфада да эшли башлаячак.

Визалар эшләүдә арадашчы вазыйфасын VFS ширкәте башкара. Ул тиешле документларны кабул итеп аларны Мәскәү консуллыгына җибәрәчәк һәм кәгазьләр каралганнан соң аларны кире кайтарачак.

Визаны алу өчен 35 евро, аңа өстәмә рәвештә 26 евро сервис җыемын түләргә кирәк. Визаларны карау мөддәте 5-10 көн булачак. Әйтергә кирәк, виза үзәкләре ашыгыч рәвештә эшләмиячәк, визаны тизрәк алыр өчен консуллыкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
XS
SM
MD
LG