Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:55
“Зур егермелек” илләренең финанс министрлары һәм Үзәк банкларның башлыклары бүген Парижда еврозона илләрендәге бурычлар кризисын хәл итү юлларын карый башлый.

Кичә Standard & Poor's халыкара рейтинг агентлыгы Испаниянең кредитлар рейтингын бер баскычка төшерде. Испаниядә хәзер эшсезләр саны бик югары, өстәвенә анда хосусый тармакның зур бурычлары һаман капланмаган. Ләкин төп мәсьәлә, әлбәттә, Грециядәге бурычлар кризисы. Аның аркасында әлеге илгә дефолт яный.

Париждагы очрашуда Франция һәм Германия вәкилләре еврозона кризысына каршы тору өчен яңа план тәкъдим итмәкче. Әлеге мәсьәлә турында фикер алышу бер атнадан соң Европа Берлеге саммитында дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG