Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьевка карата хөкем карары көчендә калды


Игорь Изместьев
Игорь Изместьев

Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы биш елда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьев чираттагы җиңелү ачысын татыды. Русия Югары мәхкәмәсе аңа карата Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе узган ел азагында чыгарган хөкем карарын үз көчендә калдырды.


Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Игорь Изместьевка гомерлек төрмә җәзасы карарын чыгарган иде. Элекке сенатор оешкан җинаятьчел төркем туплап, берничә кешене үтертүдә һәм террор гамәлләре оештыруда гаепләнде.

Игорь Изместьев үзе Русия Югары мәхкәмәсе утырышында чыгыш ясап, үзенә ташланган гаепләрне нахак дип бәяләде һәм кеше үтертүләргә аның һичнинди сәбәпләре булмавын әйтте. “Ул җинаятьләр фәкать бер кеше мәнфәгатьләрендә генә башкарылган һәм ул кешенең исемен тикшерүчеләр бик яхшы белә”, - дип белдерде Игорь Изместьев, Урал Рәхимовка ишарәләп.

Элекке сенаторга ягылган гаепләр кеше хокукларын яклаучыларда, аерым алганда “Кеше хокуклары хакына” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономаревта бик күп сораулар тудырган. Хәтта бу эш буенча шаһитлык кылган Юрий Бушевның фикерләре дә Игорь Изместьевка карата белдерелгән гаепләрнең расланмаган булуын дәлилли. Аның сүзләренчә, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.

“Кылынган җинаятьләрдә һәм Уфадагы террор чараларын оештыруда Изместьев түгел, ә Башкортстанның элекке хакимиятләрендәге кешеләр гаепле, - ди Бушев әфәнде. – Минем хатынымны үтертүдә һәм миңа һөҗүм ясарга маташуда да Изместьевның гаебе юк. Чөнки минем бизнес өлкәсе Изместьевныкы белән каршылыкка кермәде. Ә менә Урал Рәхимов эшчәнлеге белән андый хәлләр булды”.

Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килүен, ләкин аларның моңа тиешле игътибар бирмәвен ассызыклый. “Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән”, ди ул.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Изместьевка бәйле гаепләүләрдә сәясәт тә, бизнес та, криминал да бергә үрелгән. “Мәскәүнең иң югары түрәләреннән фатыйха, сәяси ихтыяр булмыйча, Игорь Изместьев белән бәйле булган Башкортстандагы башка кешеләргә кагылмаячаклар”, - ди Илдар әфәнде.

Шулай итеп, Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эшенә карата Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә чыгарылган карар үз көчендә калдырылды. Элекке сенаторның адвокатлары хәзер, гаделлек юллап, Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG