Accessibility links

Уфа татарлары Хәтер көненә китте


Хәтер көне, Казан, 2010 ел
Хәтер көне, Казан, 2010 ел

Уфа татарларының зур гына төркеме Казанга юлланды. Анда милләттәшләр Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда һәм 15 октябрь көнне оештырылучы Хәтер көне чараларында катнаша.


Утызга якын милләтпәрвәрдән торган төркем Казанга зур автобуста юлга чыкты. Әлеге төркемдә Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән бергә татар милли хәрәкәтенә караган башка оешмалар әгъзалары да бар. Башкортстанның Татар конгрессы, Татар милли-мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм башка иҗтимагый оешмалар эшендә катнашучылар бу юлы Казан сәфәренә алдан ук әзерләнде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаенда катнаша. Ә башка оешмалар вәкилләре 15 октябрь көнне Хәтер көне чараларында булачак. Хәтер көненә багышланган аерым бер чараны Башкортстан татарлары, Казаннан әйләнеп кайткач, Уфада да үткәрмәкче.

Камил Сираҗетдинов
Камил Сираҗетдинов
Казанга юлланган төркемне оештыруга Уфадагы “Хәзинә” сәяхәтләр ширкәте башлыгы, татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов зур өлеш кертте. Нәкь менә ул автобус белән ярдәм итте.

“Соңгы елларда Уфа татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге шактый сүлпәнләнде. Күп чараларны оештыру өчен акча булмауга да сылтаналар. Шуңа күрә әле Казанга сәфәрне оештыруга үзебезнең өлешне кертергә булдык”, - ди Камил Сираҗетдинов.

Соңгы елларда татар милли оешмалары саны артса да, аларның нәтиҗәле эш күрсәтә алмавына борчылучы бер Камил Сираҗетдинов кына түгел. Кайбер оешмалар исәптә бар, ә санга юк, дигәндәй. Бүгенге көндә “Башкортстан татарлары” берлегенә 17 оешма керә. Тик аларның берничәсе генә тәгаен эшләр алып бара. Калганнарының бар эше атнага бер тапкыр җыелып, зарланышып утырудан, эч бушатудан гына гыйбарәт. Күп оешмалар вәкилләренең яше 70-80нән дә узган.

“Яшьләр хәзер иҗтимагый эшләргә тартылмый, чөнки аларны кызыксындыру чаралары күрелми”, - ди Камил Сираҗетдинов. Аның әйтүенчә, элек Уфадагы яшь-җилкенчәк “Азатлык” татар яшьләре оешмасы эшчәнлегендә катнаша иде. Ә берничә ел элек ул да үз эшен туктатты. Шуңа да яшьләрнең җыелыр, төрле чаралар оештырыр мөмкинлеге дә юк. Бу җитешсезлекне төзәтүгә Камил Сираҗетдинов үзе алынмакчы.

“Без Уфадагы “Туган тел” телеканалы җитәкчелеге белән бергә, татар яшьләренең “Туган тел” оешмасын төзергә җыенабыз. Хәзер шуңа әзерлек бара. Бу оешма “Азатлык” яшьләр оешмасының дәвамчысы булачак ”, - ди Камил әфәнде.
XS
SM
MD
LG