Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:30

Украинада бүген күпсанлы каршылык чаралары уза


Украина башкаласында бүген сәяси фиркаләр һәм җәмәгать берләшмәләре оештырган күп санлы чаралар уза.

Киевтагы хакимият бинасы янына Лугански өлкәсеннән шахтерлар җыелды. Алар, әгәр хакимият «күмер мафиясен»ә каршы чаралар күрмәсә, эш ташлауны игълан итәргә яный.

Милләтчеләр исә бүген Украина баш күтәрүчеләр гаскәренең оешуына 69 ел тулуын билгеләп уза. Алар Киевтә Иван Мазепага һәйкәл ачты. Кичен исә ультра уңчы «Свобода» берләшмәсе меңнәрчә кеше катнашында марш үткәрергә җыена.

Бүген шулай ук милләтчеләргә каршы көчләр, Украина экс-премьеры Юлия Тимошенко тарафдарлары митинглар үткәрә.

XS
SM
MD
LG