Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Тормыш көтмәгәндә төрле сюрпризлар китереп чыгара. Бу көз минем өчен Казанга кайту мөмкинлеге тууы да, шундагы бер көнемнең Казан федераль университетында узуы да, мөгаен, моңа бер мисал булып тора.


Казанга бер айга гына кайттым дигәндә дә, кызык чараларга чакырулар килеп кенә тора. Шулай беркөнне элек хокук бүлеген тәмамлаган hәм хәзер җитди рәвештә халыкара хокук белән мавыгучы дустымнан бер тәкъдим килде: “Ике көннән безнең Халыкара иҗтимагый хокук түгәрәгебез була . Әйдә, кил. Бәлки син дә чыгыш ясарсың,” – ди бу миңа.

Үзем чыгыш ясарга теләмәсәм дә, килергә булган теләгемне белдердем – миңа андый кызык әңгәмәләр, чыгышларны тыңларга бир генә инде. Шулай планлаштырган арада, икенче бер танышым – тарих бүлегендә укытучы коллегам да шул ук көнне күрешергә тәкъдим итте. Кичен моның лекциясе бер икән: “Әйдә, ике көннән күрешик, минем “пиарщикларда” дәресем бар. Шуннан берәр сәгать алданрак килерсең,” – ди миңа. Мин инде, теге тарих бүлегендә исәпләнгәч, артык hәвәссез генә, шулай да кызыксынган булып, ниндирәк дәрес, нинди темага икәнен сорадым.

Җавап болайрак килде: “Гендер hәм сәясәт дигән курс инде ул. Феминизм тармакларына тукталабыз бу атнаны.” Шулай диюе булды коллегамның, минем авыз ачылды да калды. Менә, мин әйтәм, Казан Университеты бу сиңа! Беренче мизгелләрдә “Булмас! Ышанып бетеп булмый бит моңа!” – дияселәр килде. Киләм, әлбәттә киләм, берсүзсез киләм! Бардым да.

Үзем Казан Университетын бетергәнгәдер инде, анда бару hәрвакыт әллә кайсы күңел кылларын кытыклый. Ләкин бүген бар нәрсәгә дә бөтенләй икенче күзлектән карыйсың. Элегрәк бергә концерт куешып, яисә бергә ниндидер семинарларга йөргән дуслар бүген менә монда укытып йөриләр; әле кичә генә мәктәпне бетереп килүче дусларым исә, бүген инде университетны бетерә, ә баш бина каршындагы агачлыктан hаман да шул бер үк юеш агач исе килә, анда коелган яфраклар да шулай ук юлларны сап-сарыга буяп бетерәләр.

Яфракларга карый-карый барган арада, шул яфраклар уртасына кереп басып, фотога төшеп торучы 10-15-ләп карарак тәнле, кара кашлы, кара чәчле егетләргә күз төште. Кызык өчен генә сөйләшүләренә колак салдым: фарсы теле бит бу! Без укыганда, фарсы телен өйрәнгәндә, практика булмагач, фарсы телендә аралашырга кеше булмагач, сөйләм телен үстерә алмый интегә идек (дистәләгән укучыга шул бер мескен Иран әhеле). Ә хәзер теләк кенә булсын. Әнә, сөйләш күпме кирәк. Гомумән алганда да, чит илдән килүчеләр саны, халыкара элемтәләр нык арткан соңгы елда. Моның белән Көнчыгышны өйрәнү бүлегендә укытучы коллегам да килеште. Аларда да, мисал өчен, корея телен өйрәнүче ничә студент булса, араларында Кореяга укырга бармаган беркем юк ди. Менә бәхетлеләр.

Түгәрәккә 10-15 студент килде, шулай ук бер профессор hәм бер өлкән укытучы. “Халыкара хокук чыганагы буларак йола” темасына багышланган иде бу очрашу. Баштарак бу темага чыгыш булды, аннары инде дөрләп бәхәскә кереп китте милләт. Күзләре яна барысының да, яңадан-яңа фикерләр, парадоксаль сораулар оча hавада. Мин үземчә шатланып утырам инде, шундый талантлылар, әлбәттә, киләчәккә үсеш кертерләр дип.

Гендер белән сәясәт арасындагы элемтәләрне корырга исә күбрәк укучы җыелган иде, 40-лап дисәм, ялгышмам, мөгаен. Лекция чын мәгънәсендә шәп узды. Чын-чынлап тыңлаучы өчен “кабып йотарлык” инде. Шәхсән, минем өчен шулай булды да. Хатын-кызларның тигез хокуклар өчен көрәш тарихы дисеңме, феминизмның дулкыннары дисеңме, тармаклары дисеңме, радикаль феминизм, либераль феминизм, марксизмда феминизм, кара феминизм, пост-колониаль феминизм, соңгы заманнардагы ирләргә каршы булган дискриминацияләү, хәтта гаскәр сафларына алуда булган дискриминация, ягъни фәкать ирләрнең гаскәргә бару мәҗбүрияте, бу бәйләнештә Израиль гаскәрләренә кадәр кагылып киттек.

Лекция беткәндә дөньяның hәр ноктасында бу мәсьәләгә бәйле фикерләр хакында безнең дә үзебезчә уйларыбыз туган иде. Ни өчен бу тематика АКШта ныграк чагылыш тапкан, ни өчен гарәп илләренең күбесендә хатын-кызлар сәясәтнең тышында калган, ни өчен кайдадыр бу мәсьәлә бөтенләй проблема түгел, ә кайдадыр ирләр бар булган дөньяны җимереп яңа җәмгыять институтлары төзелергә тиеш дип саный – менә хәзер барысы да азмы-күпме аңлашылды кебек. Мөкиббән китеп тыңладым. Ни арада үткән ул сәгать ярым дигәннәре? Мин сизмәдем.

Кызганыч ки, аудиториядәге студентларның күбесе өчен шулай ук булды диюе кыен. Өченче партага кадәр алдарак утырганнары әле нәрсәдер тыңлап, язып мәтәшкән булса, арттагылары бөтенләй башка дөньяда иде. Минем тәнкыйтьчән язма язасым килми. Ул студентлар нинди кызык нәрсәдән баш тартуын әле аңлап бетерми, минемчә. Бәлки аларга сайлап алу хокукын бирсәң, алар сайламас иде дә бу курсны. Ниндидер бер позициядән генә бәя биреп тә булмый бу хәлгә. Бер яктан, “эх, безнең заманнарда булса икән болар... Белер идек без!” – дип әйтәсе килә. Шулай дип уйлаган булам инде мин, ә кем белгән, асылы ничек булыр иде икән аның.

Кызык hәм уйландыручан көн булды әле бу. Дөресен генә әйткәндә, мин әле дә гаҗәптә. Киләсе атнага үземнән чыгыш ясауымны теләделәр, бәлки шунда кагылып китәрмен югарыда әйтелеп узылганнарга. Хәзергә, студент халкына армый-талмый, ялкауланмый, бар мөмкинлекләрдән файдаланып, тәмен тоеп укырга, ә укытучыларга исә – сабырлык кына теләргә кала. Белем алу – ул энә белән кое казу.

Лилия Исхакова
Һумбольд университеты студенты, Берлин

XS
SM
MD
LG