Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Сүриядәге бәрелешләр яңа көч белән кабынып китте


Сүрия шәһәрләренең урамнарында хәзер танклар йөри

Сүрия шәһәрләренең урамнарында хәзер танклар йөри

Сүриядә җомга намазыннан соң меңнәрчә кеше урамнарга чыгып президент Бәшәр Асадның хакимияттән китүен таләп итте. Халык шулай ук оппозиция тарафына күчкән хәрбиләрне яклавын белдерде.

Соңгы бер көн эчендә хакимият гаскәрләре һәм аларга каршы торган кораллы төркемнәр – ә алар элекке хәрбиләр булырга мөмкин - арасындагы сугыш нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булды.

Каршылык чаралары башкала Димәшкъ янында, Дәрга, Хәләб, Идлиб, Хәсәкә, Хомс, Хәм һәм башка төбәкләрдә уза.

БМО кеше хокуклары оешмасының башлыгы Нави Пиллэй дөнья илләрен Сүриядә ватандашлар сугышын булдырмау өчен чаралар күрергә чакырды.

БМО-ның соңгы мәгълүматларына күрә, Сүриядә март аенда башланган бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 3 меңнән артты.

XS
SM
MD
LG