Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Таллиннда Салават Юлаев шигырьләре эстон телендә яңгырады


Таллинн, Нарва һәм Йыхви калаларында Эстония халыклары көннәре үтте. Анда «Агыйдел» башҡорт җәмгыяте вәкилләре дә катнашты. Бу турыда «Башинформ» агентлыгына җәмгыять җитәкчесе Флүзә Хәйруллина хәбәр итте.

Чарада беренче тапкыр Салават Юлаевның эстон теленә тәржемә ителгән шигырьләре яңгырады. Тәрҗемәләр белән шөгыльләнгән шагыйрә Ли Сеппел башҡорт каһарманы шигырьләрен үзе укып ишеттерде. Опера җырчысы Виллу Валдмаа белән курайчы Илнур Хәйруллин «Уралым» җырын башкарды.

Шулай ук Таллинның Ратуша мәйданында этноярминкә ачылды. Анда халык кәсепләре эшләнмәләре, милли ризыклар арасында исә татар-башҡорт сый-нигъмәтләре тәкъдим ителде. Кунаклар бишбармак, өчпочмак, чәк-чәк, пәрәмәч белән сыйланды.

XS
SM
MD
LG