Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Республикадагы чуаш җәмәгатьчелеге бу яңа компаниядә урыс телендәге тапшыруларга өстенлек биреләчәк дип борчылу белдерә.

Чуашстан милли телерадиокомпаниясе тапшырулары 17 октябрь көнне эфирга чыга башлый. 10 октябрьдән кабель телевидениесендә сынау үтә башлаганнар. Телерадиокомпания җитәкчесе Маргарита Гартфельдер сүзләренчә, башта тапшырулар иртәнге 6-дан төнге 12-гә кадәр булачак. Әлегә күпчелек тапшырулары урыс телендә бара. Телерадиоширкәт урыс һәм чуаш телләрендә эфирга чыгачак. “Эфирда ике тел дә тигез булырга тиеш”, ди Гартфельдер.

Тапшыруларны алар “Ростелеком”ның кабель телевидениесе аша халыкка җиткерә. Әлегә аны Чуашстан башкаласында һәм якын тирәдәге авылларда гына карап була. Гартфельдер киләчәктә әлеге кабель челтәрен җәелдерергә җыенуларын әйтә. Исәпләре төбәктә цифрлы телевидение бәйгесендә җиңеп тапшыруларын яңа форматта башлау.

"Чуашстанны Мәскәү ишетми"

Чуаш милли конгрессы рәисе Геннадий Архипов бу тапшыруларның киләчәктә дә Чуашстанда яшәүчеләрнең барсына да барып җитүенә шик белдерә. “Кабель челтәре дә, радиотапшыргычлар да шулкадәр зәгыйфь, аларны көчәйтү һәм киңәйтү кирәк. Без Мәскәүдә 105 ешлыгын откан идек. Әмма аны һаман җибәрә алмыйлар. Милли радиотапшыруларны да халык ишетми”, ди Архипов.

Милли телерадиокомпания кирәклеген Чуаш конгрессы күтәреп чыккан. Бу хакта республика җитәкчелегенә дә, Мәскәүгә дә күп хатлар язылган. “Без Чуашстаннан күтәргән проблемнарны Мәскәү ишетми”, ди Архипов. Яңа телерадиоширкәтне республика финанслаячак. Аны оештыру өчен бюджеттан 11,3 миллион акча бирелгән. Гартфельдер алга таба үзләренең дә акча эшләячәкләрен әйтә.

Мәскәү күрсәтмә бирә

Бу яңа милли телерадиоширкәт чуаш телендә беренче телетапшыру эфирга чыкканга 50 ел тулганда ачылды. Чуашстан дәүләт телерадиоширкәте ВГТРК-га карый. Дәүләт каналында да чуаш телендә тапшырулар бар. Һәр көн саен дүрт тапкыр эфирга чуаш телендә яңалыклар чыга. Иртәнгеләре өч һәм алты минутлык, калган икесе 20 минут дәвам итә.

Дәүләт телерадиоширкәтенең чуаш телендәге даими тапшырулары әлләни күп түгел. Аларның өчесе: “Авыл тормышы”, “Солдатларны искә төшерик”, “Сәнгать тормышы” айга бер тапкыр 20 минутлык булып эфирга чыга. Балалар тапшыруы атнага бер тапкыр күрсәтелә. Ул 10 минут һәм һәр шимбә саен 30 минут котлаулар тапшыруы эфирга китә.

Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары Елена Егорова сүзләренчә, аларда әзерләнгән тапшыруларның 40 %-ка якынын чуаш телендәгеләр алып тора. Элек чуаш телендә атналык вакыйгаларны йомгаклау тапшыруы булган. Хәзер ул да юкка чыккан. “Безнең ул тапшыруны куяр урыныбыз юк. Атналык тапшыру вакыйгаларга йомгаклау буларак якшәмбе көнне эфирга чыгарга тиеш. Бездә атна вакыйгалары урыс телендә генә чыга. Мәскәү күрсәтмәсе шулай булды”, ди Егорова.

Үзенең чуаш икәнлеген һәм милли тапшыруларның бу кадәр генә булмаска тиешлеген дә әйтә. Моңа кадәр чуаш телендәге тапшыруларны арттыру кирәклеге турында Мәскәүгә бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән алар.

Тигезлек сакланырмы?

Чуашстанда барлыгы 1миллион 300 меңнән артык кеше яши. Шуның 67%-тан артыгын чуашлар, 25%-ын урыслар, 6%-ын татарлар, ә калганын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Аннан да кала чуашлар күрше тирә республикаларда һәм өлкәләрдә дә бергәләшеп яши.

Геннадий Архипов бу яңа оешкан милли телерадиоширкәттә урыс телендәге тапшыруларга гына өстенлек булыр дип борчылу белдерә.

“Бу яңа ачыла торган телевидение тагын ике телле булачак. Безнең бит урыс телендә мәгълүмат бирә торган телерадиолар җитәрлек. Ә чуаш телендәгеләр бик аз. Алар милли радиодагы тапшыруларын 30%-ын чуашча, 70%-ын урысча иткән. Ә телевидениедә ничек булыр, әйтә алмыйм”, ди Архипов.

Ул дәүләт телерадиоширкәтендәге чуашча тапшыруларны арттыру таләбе белән чыгачакларын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG