Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

Чехия, Маҗарстан, Польша Украинаның Европа Берлегенә якынаюына каршы чыга


Чехия премьер-министры (сулда)

Чехия премьер-министры (сулда)

Чехия, Маҗарстан һәм Польша хакимиятләре экс-премьер Юлия Тимошенко хөкем ителүе аркасында Украинаның Европа Берлегенә якынаюына каршы чыгачак. Бу турыда Чехия премьер-министры Петр Нечас әлеге илләрнең хакимият башлыклары белән очрашкач белдерде.

Тимошенкога хөкем карары Украинаның кеше хокукларын яклауны тәэмин итәргә әзер булмавын күрсәтә, диелә премьер-министрлар мөрәҗәгатендә.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнеп «Нафтогаз Украины» ширкәтенә зыян китергәне өчен 200 миллион доллар түләргә мәҗбүр ителде.

Кичә исә Юлия Тимошенкога каршы тагын бер җинаять эше кузгатылды. Бу юлы аны дәүләт акчаларын туздырырга омтылыш ясаганы өчен хөкем итәләр. Экс-премьерны сораштыру киләсе атнада дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG