Accessibility links

Чаллыда балалар өчен милли-дини пансионат ачылды


Пансионат бинасы
Пансионат бинасы

Чаллыда дин гыйлеме бирү буенча яңа төр уку йорты ачылды. Биредә Татарстанның төрле районнарыннан килгән 15 бала инде белем ала. Көндез алар гадәти мәктәптә укыса, аннан “Әбүзәр” мәчете янындагы пансионатта дин гыйлемен ала.


Башта дин гыйлемен өйрәнү буенча яңа ачылган уку йортының исеменә, ничек аталуына тукталып китик. Гыйлем йортының ишек өстендәге алтактага болай дип язылган: “Автоном коммерциясез оешма Рәсәй Ислам Университеты каршындагы көллият. Мәдәни-мәгърифәт хәйрия пансионаты”.

Шушы ук сүзләр урыс телендә дә бирелгән. Уку йортының исеме белән таныштык, хәзер аның җисеме, ягъни нинди юнәлештә эшләячәге хакында белик.

“Мөселман балалары өчен интернат, пансионат булдыру максаты күптән бар иде. Аллага шөкер, моңа ирештек, дияргә була. Бүген биредә 15 бала тәрбияләнә. Без 20 ел буенча гыйлем кирәк, дидек. Әмма гыйлем аерым булса, ул киресен эшләргә дә мөмкин.

Ата-бабаларыбыз гыйлемне әхлак, әдәп белән алып барган. Максатыбыз – имамнар әзерләү түгел, җәмгыятькә иманлы балалар бирү”, дигән өметләрен белдерде Чаллы имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфулла.

Интернат-пансионатны ачу тантанасына Татарстан мөфтие Илдус Фәиз дә килгән иде.

“Бу мәдрәсә түгел – интернат. Мәктәптә укыганнан соң, балалар бирегә кайтып, тәрбиячеләре белән өй эшләрен эшләп, кичне үткәреп, милли-дини яктан тәрбия алачак.

Балаларның йокы бүлмәләре
Балаларның йокы бүлмәләре

Милли традицияләргә зур игътибар биреләчәк. Булган мәдрәсәләр белән көндәшлек булмас. Милли тамырларыбызга кайту, аны саклап калу өчен эшләнгән эш бу. Эшне башлаган чаллыларга рәхмәт.

Уку йортының исеменә килгәндә, без пансионат дип әйтергә тырышабыз. Төрки телдә картлар йорты, ятимнәр йорты, интернат дигән сүзләр күренми. Бала гаиләдә тәрбияләнгән. Шуңа күрә бездә борын-борыннан андый сүзләр булмаган”, диде Илдус хәзрәт.

Чаллы мәгариф идарәсе бер төркем балаларны яңача укытуга ничек карый? Әлеге сорауга Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов җавап бирде:

“Бу уку йорты кирәк. Без тыштан карап торучылар гына түгел, эченә кереп эшләүчеләр дә. Моны уңайлы мәдрәсәләрнең берсе дип әйтергә кирәк. Бу пансионатта балалар дин дәресләре алса, мәктәптә башка дәресләр алачак. Моның бернинди зыяны булмаячак”, диде ул.

Пансионатта яшәүче балалар
Пансионатта яшәүче балалар

Интернат рәсми рәвештә 13 октябрьдә ачылса да, биредә торучы балалар 1 сентябрьдән башлап мәктәпләрдә укый, шушында дин гыйлемен өйрәнә.

Интернатта торып укучылар арасында без Актаныш, Мөслим районнарыннан килгән, шулай ук Чаллы балаларын очраттык. Биредә уку, йокы, аш бүлмәләре бар. Әңгәмә барышында балалар булган шартлардан канәгать булганнарын әйтте.
XS
SM
MD
LG