Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Мостафа Җәмилуглы: "Казан үзаллы эш итсә, безгә дә җиңел булыр иде"


Бу атнада Азатлык радиосының Прагадагы баш идарәсендә Кырымтатар милли мәҗлесенең рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостафа Җәмилуглы булып китте. Чехия башкаласына ул элекке президент Вацлав Һавел чакыруы белән килеп, биредә олы халыкара җыенда катнашты. Кырымтатар җитәкчесе Азатлык радиосында да булды һәм редакция мөдире Кәрим Камалның берничә соравына җавап бирде.


– Тагын ике айдан без Советлар берлеге таркалуның 20 еллыгын билгеләячәкбез. Тарихка күз салсак, ул чорда ниндидер проблемнары булган һәр халык шул проблемнарын ничектер хәл итә алды – Үзәк Азия халыклары бәйсезлеккә иреште, хәтта абхазлар да менә үз дәүләтен игълан итте, Карабах әрмәннәре дә, бәйсез дәүләт кормаса да, барыбер үзләренчә аерым яшәп ята. Ә менә кырымтатар мәсьәләсе 20 ел ничек иде, хәзер дә якынча шул хәлдә кебек. Принципиаль хәл итү юк. Мәҗлес рәисе буларак кырымтатарларының бүгенге хәлен сез ничек бәялисез?

– Минемчә, һәрбер милләтнең проблемнары бар. Беркем дә аларны тулысынча хәл итә алмый. Безнең дә бик күп чишелмәгән мәсьәләләребез кала. Ләкин соңгы 20 ел эчендә бу юнәлештә кайбер адымнар ясалды, әлбәттә. Халкыбызның зур бер өлеше Ватанына кайтты. 1990 еллардагы вәзгыятьне бүгенгесе белән чагыштырсак, әлбәттә аерма бар. Ул вакытта кешеләребез чатырларда яшиләр иде. Хәзер исә әкренләп урынлашып киләләр.

Хәл ителмәгән мәсьәләләргә килгәндә... Бүгенге көнгә кадәр Украина дәүләте тарафыннан кырымтатар халкының хокукларын кире торгызу өлкәсендә һичбер канун кабул ителмәде. Мәсәлән, Русиядә 1991 елда Ельцин андый канунны имзалаган иде. Әлбәттә, ул тулысынча җиренә җиткерелеп үтәлмәде. Ләкин ничек кенә булмасын, Русиядә андый канун рәсми рәвештә кабул ителде. Без исә 20 ел буена Украина дәүләтенә шундый ук канун бездә дә кабул ителсә, ул күп проблемнарны хәл итәргә ярдәм итәр иде, дип аңлатабыз. Ләкин алар аңламый. Бу беренче мәсьәлә.

Җир мәсьәләсе бар тагын. Безгә дәүләт халкыбыздан тартып алынган җирләребезне кайтармады. Алар безгә социаль мәсьәләләрегезне дәүләт кысаларында чишәчәкбез, диләр. Ләкин алар һаман хәл ителмичә кала. Җир башкаларга китә, өстәге кешеләрдә йөзләрчә һектар җир бар хәзер. Ләкин кырымтатары 6 сутый җирдә йорт төзәргә теләсә, зур проблемнар туа.

Безнең әле Кырымнан читтә 120 мең, бәлки әле аңардан да күбрәк милләттәшебез яши. Алар үз Ватаннарына кайта алмыйлар. Дәүләт монда да ярдәм итәргә тиеш. Бүген Украина халык санының азаюына бик нык борчыла, үлүчеләр саны туучылар саныннан күпкә зуррак. Бу хәлне туктату өчен халыкка финанс яктан ярдәм итәргә телиләр. Ләкин хакимият нишләптер Украина ватандашлары булган кырымтатарларны сөргеннән кайтармый. Димәк без икенче сортлы кешеләр булып чыгабыз.

– Ә Украина күчеп кайтканнарга хәзер инде ватандашлыкны бирәме?

– Хәзер инде андый проблем юк. Ләкин берничә ел элек алай түгел иде. 1992 елда элекке совет җөмһүриятләренең вәкилләре Бишкәктә җыела. Анда алар сөргенгә куылган кешеләрнең хокукларын торгызуга юнәлтелгән килешү төзиләр. Монда Украина роле зур була. Чөнки Киев бу килешүне кабул итәргә теләк белдерде. Бик күп илләр әлеге килешүне имзаладылар. Русиядән тыш. Ләкин бу килешү имзаланган булса да, бу илләр аны җиренә җиткереп үтәмәде. Кабул ителгән кануннар нигезендә эш итмәделәр. Украина да шул исәптән. Янәсе, бу килешүнең кайбер матдәләре республика Конституциясенә каршы килә икән. Халыкара кануннар нигезендә исә, бу килешү беренче чиратта гамәлгә куелырга тиеш.

– Кырымтатарларының милли хәрәкәтен сез инде 20 елдан артык җитәклисез. Вакыт үтә бара, хәрәкәттә яңа лидерлар да барлыкка киләме? Аларның дөньяга, төрле дәүләтләргә, тарихи тәҗрибәгә карата мөнәсәбәте нинди?

– Заман үтү белән, бик күп әйбер онытыла. Безгә каршы эшләнгән гамәлләр дә онытыла. Кеше хәтерендә әйбәт нәрсәләр генә кала. Әлбәттә, яшьләребез дә без көрәшеп йөргән елларны безнең кадәр белми. Ләкин Русиягә мөнәсәбәт күзлегеннән карасак, Советлар заманында да, хәзер дә ул илнең безгә карата мөнәсәбәте һич тә үзгәрмәде. Моны безнең яшьләр бик әйбәт аңлый. Бездә Кырым киләчәге турында сораштырулар үткәрелгән иде. Аларның нәтиҗәләренә күрә, урысларның 70 проценты Кырым киләчәген Русия белән бәйли. Кырымтатарлары арасында исә сез алай уйлый торган бер кешене дә таба алмыйсыз. Чөнки без Русия эчендә яшәдек, аны беләбез. Яшьләр үз күзләре белән күрмәсәләр дә, әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан ишетеп бик яхшы беләләр.

Лидерлык мәсьәләсенә килгәндә. Бездә мондый систем бар: халкыбыз арасыннан милләтебезнең вәкиле булырдай делегатларны сайлыйбыз, мең кешедән бер вәкил. Алар корылтайда җыелып милли мәҗлесне сайлыйлар. Андый делегатларыбыз арасында яшьләр дә шактый. Әлбәттә, ул яшьләр киләчәктә лидер булачак. Без аларны әзерләү өчен эшләвебезне дәвам итәбез. Яңа буынның бу эшләрдә катнашуын телибез. Чөнки кеше бер вазифада еллар дәвамында калса, ул торгынлыкка китерә. Шуның өчен динамик кешеләрнең килүе кирәк.

– Хәзерге вакытта совет чорындагы залимиятне оныту, яхшысын гына искә алу, аны хәтта романтик итеп күрсәтү шаукымы күзәтелә. Сез шул вакытларда милли мәнфәгать өчен совет төрмәләрендә утырып чыккан кеше. Бу тәрәккыяткә ничек карыйсыз?

– Дөресен генә әйткәндә, бу нормаль хәл. Чөнки кайбер әйберләр вакыт үтү белән онытыла. Бәлки башка милләтләр арасында бу онытулар тагын да тизрәк барадыр. Әмма бездә алай түгел. Чөнки һәр гаилә советлар заманында башыннан ниләр кичергәне турында бик әйбәт белә. Икенче яктан караганда, кырымтатар җәмгыяте башка милләтләр белән чагыштырганда сәяси яктан бик актив. Ничек тә булса бездә һәркем сәясәткә керә. Сәясәттән ераклашып үз бизнесы белән генә мәшгуль булган кешеләр дә пәйда була, анысы да бар. Моның белән әллә ни эшләп булмый. Әлбәттә, без алар белән дә эшлибез: үзенең үткәнен, хәзергесен белсен, сәясәттән үзен яшермәсен. Ләкин, кызганыч ки, алар гәзитләребезне дә укымый, телевизордан башка тапшыруларны карый.

– Бу өлкәдә кырымтатарларын казантатарлары белән чагыштырсак, соңгылары арасында совет чорын сагынучылар бигрәк тә күп. Бу гомумән Русия халкында киң таралган. Шул да мәгълүм – тоталитаризм чорында Казан татарлары арасында әллә ни диссидентлар булмады.

– Бары тик Казан татарлары арасында түгел, башка халыкларда да диссидентлар булмады. Ләкин Советлар Берлеге күләмендә милләтебез санын исәпкә алганда, бездә диссидентлар шактый күп булды. Чөнки бездә кискен проблем бар иде. Кырым татарларын Ватаннарыннан сөрделәр. Шуның өчен тапталган хокукларны яклар өчен көрәшергә кирәк булды. Казан татарларында исә андый проблем юк иде.

Аннары тагын шул да бар - Советлар Берлеге таркалганнан соң кайбер милләтләргә, молдаваннар, таҗикларга, мәсәлән, бәйсезлек күктән, Аллаһтан иңде дип әйтергә була. Чөнки алар моның өчен көрәшмәде. Ә менә Украинаны алсак, Советлар Берлегендәге бөтен сәяси тоткыннарның 40-лап проценты украиннар иде. Алар чынлап торып көрәштеләр. Һәм моның хәзер үз файдасы да бар. Шуның өчен Украина бервакытта да Беларус кебек булмас. Чөнки украиннар үз бәйсезлекләре өчен чынлап торып көрәштеләр.

Милләттә мондый кискен проблемның булуы бер яктан файдасы да бар. Чөнки кеше активлаша, үзенең тарихын, кем булуын аңлый башлый. Нәтиҗәдә ул хокукларын кире кайтару өчен үзенә күрә бер тәҗрибә туплый. Казан татарларының да хәзер гаять күп проблемнары бар. Алар хәзер үз Ватаннарында азчылык тәшкил итүгә якынлаша, 50 проценттан бераз күбрәк булсалар да. Үзләре теләгәнчә яши алмыйлар. Әйтик, латин әлифбасын алганда. Төрки халыклар өчен бу әлифбадан да кулайрак әлифба юк. Казан татарлары да аңа күчәргә тели. Ләкин Русия – юк, моны эшләмәячәксез, ди. Әлбәттә, моны җавапсыз калдырырга ярамый. Кем соң сез, безгә нинди хәрефләрдә язарга дип боерык биреп утырырга?

Бераз гомумиләштерсәк, казантатарлары кырымтатарларына караганда, бераз гына булса да, җиңелрәк яшәделәр. Шуның өчен алар арасында диссидентлар да булмады.

– Бүгенге көн күзлегеннән караганда сез Татарстан белән нинди өлкәләрдә хезмәттәшлек итәр идегез?

– Әлбәттә, Казан татарлары Мәскәүгә карамыйча гына, үзаллы хәрәкәт итсәләр, безгә җиңелрәк булыр иде. Ләкин алар безгә килгән вакытта Кремльдән алган инструкцияләргә генә нигезләнеп сөйләшсәләр, әлбәттә, берни дә булмаячак. “Перестройка” вакытында иреклек килгәч, Казаннан Кырымга дусларыбыз килә башлады, нинди матур бәйләнешләр барлыкка килгән иде. Шул кадәр матур кардәшлек мөнәсәбәтләре булды, Фәүзия Бәйрәмова килгән вакытта, мәсәлән. Ләкин, ни кызганыч, соңгы вакытта Казаннан берәр кеше килсә – сизелә, ул кеше – бәйсез түгел. “Минем хәрәкәтләрем руслар тарафыннан ничек кабул ителер микән”, дип уйлап кыенсыну кичерә.

– Ягъни Кырым мәсьәләсендә Татарстанның үз сәясәте юк?

– Әйе. Бер әйберне искә төшерергә телим. Бервакыт Татарстаннан безгә делегация килгән иде, министрлар шурасыннан. Без аларга кырымтатар мәсьәләсен аңлата башладык. Алар исә “без Кырым автоном республикасы белән килешүләр төзедек, бер-беребезгә шулай ярдәм итәчәкбез”, диделәр. Ягъни алар уйлавынча, әгәр Кырым автоном җөмһүриятенә ярдәм ителсә, безгә дә ул ярдәм киләчәк.

Мин исә кунакларга болай дидем: “Әгәр мин сезнең белән эшләргә, сезгә ярдәм итәргә теләсәм, бәлки миңа башта Мәскәүгә барып анда ярдәм итәргә кирәктер?” Шушы мәгънәгә туры килә бит. Чөнки кырымтатарлары аерым, Кырым түрәләре исә аерым – алар бит рус мәнфәгатьләрен яклый иде. Ул заманда бигрәк тә. Шушы аерманы да хәтта Казанда аңламыйлар иде.

Шуның өчен безнең Казан кардәшләребез белән бәйләнешләр нигездә җәмәгать оешмалары дәрәҗәсендә генә. Ни кызганыч, алар дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Ләкин ничек кенә булмасын, без адымнар ясаячакбыз. Хәтта рәсми сәфәр ясарга да планлаштырабыз. Хәзерге президент, премьер белән очрашыр идек. Ягъни тырышып карарбыз, моннан нәрсә килеп чыгар микән, карарбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG