Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

Хәтер көнен билгеләү Сөембикә манарасы каршында башланып киткән булса, аның дәвамы Кабан арты мәчетендә булды.


Биредә шәһитләрне искә алу мәҗлесе оештырылды. Килгән халык татар дөньясында булган проблемнар турында сөйләшү дә алып барды. Аеруча, мәчетләрдә нинди телдә сөйләшергә тиешлеге, диндә милләтнең, телнең урыны турында фикерләр әйтелде.

Киләсе елга исә мәчеттә, Исхак хәзрәт Лотфуллинның вафатына биш ел тулу уңаеннан, махсус искә алу чарасы уздырылачак. Мәчет янында шәһитләр истәлегенә истәлек билгеләр куелачак.

Биредә әйтелгәнчә, әлеге истәлек билгеләре киләсе буыннарга татар шәһитләре турында җиткерү, аларны истә тоту ниятеннән эшләнеләчәк. Бүгенге буын яшьләре, шулай ук мәдрәсәләрдә укучылар да, гомумән, татар тарихында булган шәһитләр турында хәбәрдар булмавы турында ассызыкланды чарада.

Кабан арты мәчетендә исә бүгенге көндә төрле оешмалар үзәкләр эшләп килә икән. Балалар өчен махсус җәйләүләр дә оештырыла. Исхак хәзрәт Лотфуллин исемендәге милләтара мәдәни үзәгендә эчкечелек, тәмәке белән көрәшү, яшь гаиләләр белән эшләү, спортны үстерү юнәлешләре буенча эшләп алып барыла. Мәчет шулай ук Казанның өч балалар йортына даими ярдәм итә, төрле чаралар оештыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG