Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Медведев: Яңа хөкүмәт яңа кешеләрдән төзеләчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев Бердәм Русия парламент сайлавында җиңгән очракта яңа хөкүмәт бөтенләй яңа кешеләрдән төзеләчәк диде.

Медведев бүген Мәскәүдә үз тарафдарлары белән очрашуда яңа технологияләр белән эшли белмәүче, аерым алганда халык белән бәйләнешләр өчен интернетны кулланмаучы түрәләрне эштән алачагын белдерде.

Медведев президентлыктан китсә дә, сәясәттә калырга җыенуын әйтте.

Элегрәк Бердәм Русия корылтаенда ул хөкүмәт башлыгы Владимир Путинга президент булырга тәкъдим итеп үзенең премьер-министр булырга әзер булуын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG