Accessibility links

"Уолл Стритны басып ал" җыенына Франкфуртта 5 мең кеше чыкты


Римдагы демонстрациячеләр бер банк тәрәзәсен вата
Римдагы демонстрациячеләр бер банк тәрәзәсен вата
Бүген бар дөньяда дәүләтара ширкәтләрнең комсызлыгына һәм керемнәрнең гаделсез бүлүенә ризасызлык чаралары үтә.

Германиянең финанс башкаласы Франкфурттагы протест җыенында биш меңләп кеше катнашты.

Рим урамнарына да берничә мең кеше чыкты.

Социаль челтәрләрдәге активистлар Русиянең Мәскәү, Петербур һәм башка шәһәрләрендә протест чаралары уздырды.

Бу чаралар Нью-Йоркта Уолл-Стритта 17 сентябрьдә башланган һәм тирмә шәһәрчегенә әверелгән протест җыенына теләктәшлек йөзеннән үткәрелә.
XS
SM
MD
LG