Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны БМОга мөрәҗәгать итте


Согуд Гарәбстаны АКШтагы үз илчесен үтерү омтылышы турында Иминлек Шурасын искәртүне сорап рәсми рәвештә БМОның генераль секретаренә мөрәҗәгать итте.

Согуд Гарәбстанының әлеге гамәлләре Иранга каршы яңа чикләүләр кертүгә китерергә мөмкин.

Узган сишәмбедә АКШ рәсмиләре Иранның Кушма Штатларда Согуд Гарәбстаны илчесен үтерергә җыенуы фаш ителде дип белдерде. Иран бу гаепләүләрне кире кага. Тәһран фикеренчә, американнар бу гаепләүләр ярдәмендә үз халкын эчке мәсьәләләрдән читкә юнәлдерергә тели.
XS
SM
MD
LG