Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда каршылык чарасына чыгучылар шәһәр үзәгендә чатырлар куйды


Лондонда "Уолл Стритны басып ал" җыены кысаларында инде икенче көн каршылык чаралары дәвам итә. 250гә якын кеше шәһәр үзәгендәге Изге Павел чиркәве каршында чатырлар урнаштырды. Кичәге демонстрациядә Лондонда ике меңләп кеше катнашты, аларның 500е төнне чиркәү янындагы мәйданда үткәрде.

15 октябрь "Уолл Стритны басып ал" хәрәкәтенә теләктәшлек белдерүчеләр дөньяның 82 илендә каршылык чаралары оештырды. Аеруча да ул Рим шәһәрендә көчле узды. Анда урамнарга 100 меңнән артык кеше чыкты. Аларның бер өлеше төрле чуалышлар тудырды. Нәтиҗәдә 70ләп кеше яраланды, 15 кулга алынды.

Социаль челтәрләрдәге активистлар Русиянең Мәскәү, Петербур һәм башка шәһәрләрендә протест чаралары уздырды.

Бу чаралар Нью-Йоркта Уолл-Стритта 17 сентябрьдә башланып китте.
XS
SM
MD
LG