Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда полиция хезмәткәрләре гражданнар активистлары форумын өзәргә теләгән


Краснодарда полиция һәм ОМОН гражданнар активистлары форумын өзәргә теләгән. Анда “Солидарность” хәрәкәте вәкилләре Борис Немцов һәм Илья Яшин, хокук яклаучы Лев Пономарев, журналист Ольга Романова катнашкан.


Форум башланып бер сәгать узгач бүлмәдә утны сүндергәннәр. Бинага полиция хезмәткәрләре, ОМОН һәм Кремль тарафлы “Молодая гвардия” яшьләр хәрәкәте вәкилләре килгәннәр.

Ольга Романова хәбәр итүенчә, полиция форум барган бүлмәгә үтеп керергә теләгән. “Молодая гвардия” яшьләре ишеккә шакый-шакый мыскыл итү сүзләре кычкырган. Аннары полицейскилар бинада бомба булуын һәм алар аны зарарсызландыруын әйткән. Бу чара белән вице-губернатор Җанбулат Хатуов идарә иткән.

Немцов сүзләренә караганда, анарга беренче тапкыр караңгыда чыгыш ясарга туры килгән. Ул Краснодарны коррупция, дорфалык һәм үз халкын санга сукмау басып алган край дип атады.
XS
SM
MD
LG