Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

1552 елның 2 октябрендә (хәзерге календарь белән санаганда, 12 октябрендә) Явыз Иван гаскәрләре татар дәүләтләренең соңгысын – Казан ханлыгын басып алды. “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз Хәтер көне, Казан ханлыгы җимерелүенең сәбәпләре һәм сабаклары турында бара.


Римзил Вәли. Төрле халыкларның тарихында милли фаҗигалар, онытылмас канлы көннәр була. Яһүдләрнең Холокостлары, беларуслар илендә Хатынь фаҗигасы, меңнәрчә поляклар СССР җирендә үтерелгән Катынь һәлакәте, 1968 елда Совет гаскәрләренең Прагага керүе, киң пропагандада еш искә алына торган “әрмәннәр геноциды” һәм башка тарихи көннәр гомуммилләт, дәүләт, хәтта халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә.

1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләренең Казанны җимерүе – татар халкының иң олы фаҗигасы. Нәкъ менә шул чордан соң татарларның изелүе, таркалуы башланган.

Дөрес, 4-5 гасыр дәвамында дәүләтчелеген югалткан татар халкы барыбер рухи, мәдәни кыйммәтлеген, бердәмлеген саклап калган, төрле сәяси системаларга, төрле юлбашчыларга яраклашкан.

Быел 12 октябрьдә Казан Кирмәнендә ватанын саклау өчен сугышып, шәһит киткән Кол Шәрифне һәм Явыз Иван гаскәрләре кылычыннан һәлак булган башка корбаннарны искә алу йоласы Сөембикә манарасы янында оештырылды. 15 октябрьдә Хәтер көненә багышланган сәяси митинг һәм урам йөреше Казанда үткәрелде.

Бүгенге сөйләшүдә милли хәрәкәттә катнашучы җәмәгать эшлеклеләре: компьютерчы-галим Раил Имамов, милли хәрәкәттә озак еллар катнашучы Рәфис Хәким һәм шәфкать туташы Резеда Хәким, Казанда яшәүче милли хәрәкәт вәкиле Рөстәм Гәрәев катнашалар.

Яшьләр татар дәүләтләре югалуы, Казан ханлыгының басып алынуы кебек вакыйгаларның мәгънәсен һәм асылын беләме? Дәүләт җимерелүнең сәбәпләре һәм шушы вакыйганың сабаклары нинди катламнарга мәгълүм соң?

Иң башта без Хәтер көненең ни сәбәптән һәм кайчан үткәрелүе турында фикер алышыйк әле. Гадәттә ул октябрь уртасында шушы истәлекле көнгә якын булган шимбә яки якшәмбе көнендә зур митинглар белән билгеләп үтелә.

Кол Шәриф һәм аның көрәштәшләре үтерелү, Явыз Иван гаскәренең Казан Кирмәненә кереп, кешеләрне сую вакыйгалары 12 октябрь көндез һәм төштән соң кичкә таба булган. Раил Имамов озак еллар буе менә шушы вакыйганың төгәл вакытын истә тотарга тәкъдим итә.

Раил Имамов

Раил Имамов

Раил Имамов. Бүгенге хисләрем авыр. 1989 елда Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан Хәтер көнен оештыру башланган иде. Берничә елдан галимнәр бу зур ялгыш дип язып чыкты. Татар иҗтимагый үзәге быел да унбишендә оештырды. Бу һич кенә дә минем башыма сыймый торган күренеш.

Минемчә, быел 12 октябрьдә һәрвакыттагыча көндезге сәгать 12дә Сөембикә манарасы янында дога кылу бик мәгънәле үтте. Әлбәттә, кеше күп түгел иде.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидение каналыннан килмәделәр. Ә бит бу 459 ел элек дәүләтебез җимерелгән минутлар иде. Шундый милләт бәйсезлеккә лаек микән? Шундый авыр фикердә калдым.

Римзил Вәли. Кайвакытта зур юбилейларны, язучыларның туган көннәрен, яки тарихи шәхесләрнең һәлак булуларын “түгәрәк” даталы елларда яисә шул елның башка айларында һәм көннәрендә искә алалар.

Эш бит Хәтер көнен октябрьнең уникесендә, яки унбишендә үткәрүдә генә түгел. Кайберәүләр милләтнең, дәүләтчелекнең фаҗигасы турында ел әйләнәсендә уйлап, сызланып йөридер. Ләкин календарь буенча төгәл көнен билгеләүгә беркем дә каршы чыкмый.

1552 елның икенче октябрендә, хәзерге стильгә күрә уникенче октябрендә Мәскәү гаскәре озак һөҗүм иткәннән соң, Казан Кирмәне диварлары җимерелеп, ханлык дошман кулына төшкән. Моны тарихны белгән, милли үзаңнары булган барлык милләттәшләребез дә хәтерлидер.

Раил Имамов. Монда аерым бер шәхесләр, юбилейлар турында сүз бармый. Бу дәүләти вакыйга. Дәүләтебез дәүләтчелеген югалтты. Моннан да зуррак фаҗига булырга мөмкинме?

Дәүләт тарихы турында Хәтер көнен билгелибез икән, төгәллек булырга тиеш. Ул рәсми даталарның исемлегендә булырга тиеш. Без шуны да егерме ел дәвамында “колеяга” кертә алмыйбыз икән, нинди дәүләт булсын безгә.

Римзил Вәли. Уникесендәме, унбишендәме? Октябрьнең шушы көннәрендә, бигрәк тә ял көннәрендә була иде искә алу чаралары. Минем архивта шундый видеолар саклана: 90нчы елларда Хәтер көнендә меңләгән кеше мәйдан тутырып, мөфти һәм имамнар тәкбир әйтеп, Казанның үзәк урамнары аша Кирмәнгә кереп, меңнәрчә кеше, шәһитләр рухына дога укыла иде. Монда утыручы кунаклардан сорыйк әле, хәзер ничек искә алына бу көн? Сезнең өчен бу көннең мәгънәсе нинди?

Рәфис Хәким. Мин татар хәрәкәтендә катнашучы түгел – болгарлар хәрәкәтендә катнашучы. Әмма бу татарларга карата начар караш дигән сүз түгел. Без бу көннең ул вакыттагы Болгар иле башкаласы Казанның егылу көне икәнен беләбез. Шуны искә алабыз.

Монда шәһит китүчеләр бик күп булды, шуңа да бу вакыйганы искә алырга туры килә. Хәтта Иван патша Казанга керсен өчен сукмак ачарга гына, мәетләрне алып-алып чистартканнар. Кирмән эчендә мәетсез урын булмаган. Казан алынганнан соң безнең Болгар иле ипләп кенә җимерелүгә бара.

Рәфис Хәким

Рәфис Хәким

Римзил Вәли. Казан ханлыгы ни өчен җиңелгән? Сездә бу вакыйга нинди тәэсир һәм фикерләр уята?

Резеда Хәким. Бу вакыйга – минем халкым фаҗигасы көне. Шул көннән халкыбызның бетүгә юнәлеше башланды. Хәзерге көндә балаларыбыз үз телендә сөйләшә алмый. Көннән-көн телне бетерү бара.

Рөстәм Гәрәев. Мин Хәтер көннәрен, Изге Болгар җыеннарын һәм башка милли бәйрәмнәрне кирәкле дип саныйм. Бу яшь буынга кирәк. Безнең бабайлар китсә, яшьләр динсез, имансыз калалар.

Римзил Вәли. Раил әфәнде, сез шул датаны билгеләгән вакытта тарихны яхшылап өйрәндегез. Тарихчы галимнәребез Әнкарада бу көннәрдә тарих конференциясендә йөри. Кайткач алардан да сорарбыз. Тарихи документларда, истәлекләрдә, фәнни хезмәтләрдә каршылыклы фактлар бар бит. Казанны алучылар арасында да Касыйм ханлыгы вәкилләре булганнар диләр. Ни өчен Казан җиңелгән, дигән сорауга ничек җавап бирер идегез?

Раил Имамов. Хәтер көне – ул махсус аерым дата. Барлык халыкларның бәйрәмнәре бик күп. Әмма Хәтер көне һәр халыкта юк. Без вак-төяк халык түгел. Зур дәүләтләр булган халык без. Хәтер көне безнең дәүләтебез булган һәм без аны кайтарырга тиеш дигәнне аңлата.

Сез биргән сорауга җавап юктыр. Ул гасырлар буена сузылган. Һәр кеше үзенчә фикерли. Әмма Хәтер көненең датасын ачыклаган вакытта, Казан турында нәрсә кулыма эләкте, шуны укып чыктым. Кызыклы фактлар табылды. Минемчә, дәүләтнең бетүендә руслар гаепле түгел.

Риза Фәхретдин бик матур язган: “Татар морзалары – шулхәтле акылсыз халык, гел ызгышып торганнар, Кырымнан, Себердән ханнарны чакырып торганнар. Үзебездә кеше беткәнмени?”

Рөстәм Гәрәев

Рөстәм Гәрәев

Без Кол Шәрифне мактыйбыз. Мәчет салдык. Ә асылда кем Сөембикәне Мәскәүгә җибәрде соң?

Рафис Хаким. Раил әфәнде, Кол Шәрифнең Сөембикәне Мәскәүгә җибәрү сәбәбен аңламыйм, диде. Болгар тарихында бу әйбер ачык итеп аңлатылган. Әйе, Кол Шәриф хат язып, Явыз Иванга әйтә: сиңа Нугай патшасы кызы, Сөембикә, кирәк түгелме? Тегеннән әйтәләр: кирәк.

Сөембикә янында аның ире ярдәмендә күтәрелгән партия бар. Һәм шул вакытта Казан өлкәсен Болгар иленнән аерып алу һәм аерым дәүләт итү турында сүз бара иде.

Ирен үтергәч, Сөембикә янында булачак патша Үтәмеш-гәрәй Казан аерым дәүләт булачак дип, көч туплана башлады. Болгар иле патшасы Кол Шәрифнең аерасы килми. Ә Сөембикәне каядыр куярга кирәк. Үтерсәң, дошманлык китә. Без моны бүгенге күзлектән тискәре бәялибез.

Римзил Вәли. Берничә ел элек Казан ханлыгы җимерелүенең 450 еллыгы уңаеннан саллы гына конференция булды. Аның буенча хисап китабы чыкты. Әлбәттә, монда яңгыраган версияләр халык арасында йөридер. Ә хакыйкатьне белү теләге сүрелми.

“Азатлык” радиосына хәбәрләр һәм экспертлар фикерләре килә. Мәсәлән, Кол Шәриф турында нәрсә генә әйтсәк тә, ул милли каһарман, илен саклап арсландай көрәшкән.

Ә Марсель Әхмәтҗанов китапларын карасаң, Нугай урдасында өч йөз мең кылыч булган, ә Казан ханлыгында утыз мең, ди. Казан ханлыгы дәүләт булып ныгып җитмәгән, ул сәүдә һәм культура үзәге булган, ә дәүләтчелеге чамалы булган. Аның патшалары да тегеннән-моннан куелган.

Резеда ханым, мин сезнең фикерегез белән килешмим. 460 ел үткән, без беттекме? Без Казан уртасында утырабыз, анда телевидение, фәннәр академиясе, Казан кирмәне, музейлар, нәшриятлар, уку йортлары, мәдрәсәләр бар.

Ничә тапкыр безнең милләтебезне җиңгәннәр, изгәннәр. Ләкин ул барыбер, трактор астында калган каен агачы кебек, яңадан күтәрелеп баскан. Мин уйлыйм, барыбер безнең халкыбыз җиңгән. Чөнки без исән.

Резедә Хәким

Резедә Хәким

Резедә Хәким. Телевизордан карыйбыз, халкыбызның шулкадәр бөтен җирдә чәчәк атуын күрәбез.

Мин зур галим түгел, экспертизалар ясый алмыйм. Мин Казанда үскән, белем алган кеше. 35нче мәктәпне бетердем. Без утызлап бала идек. Безнең сыйныфта балалар һәрберсе камил рәвештә үзебезнең телдә сөйләшә торган идек.

Ун ел элек классташларыбыз белән очраштык. Анда утыз бала җыелмадык. Яртыбыз җыелгандыр. Унбиш кешедән икесенең генә балалары туган телдә сөйләшә. Биш ел үтте. Берсенең кызы урыс кешесенә кияүгә чыкты. Минем оныкларым гына татар телендә сөйләшә.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының интернет-сәхифәсенә Лена Анисимова дигән марҗа кызы – 40нчы мәктәптәге татарча укытучы турында язмалар куелды. Ул татар факультетын бетергән. Әтисе-әнисе урыс. Татар теленең бетүе кызганыч дип, үзе укытып йөри. Шуңа күрә татар теле бетү шунда башланган дигәнгә мин ышанмыйм. Ничек инде 450 ел дәвамында бетәбез!?

Хәтер көне – татар халкының иң зур фаҗигасе. Чыннан да ул хәзергә әле тарихны дөрес итеп аңларлык, яшьләрнең тарихи һәм милли үзаңын үстерерлек итеп оештырылмый. Шулай да, менә инде 2 дистә елдан Хәтер көннәре үткәрелә. Киләсе ел октябрендә Казан ханлыгы җимерелүенә 460 ел тулачак.

Төрле төбәкләрдә яшәгән, милли үзаңы төрле дәрәҗәдә булган, төрле сәяси төркемнәрдә һәм фиркаләрдә катнашкан һәм төрле дәүләт даирәләренә һәм халык хәрәкәтенә хезмәт иткән татарлар, милли төбәк һәм этнографик төркемнәргә бүленмичә, бер генә мизгелгә булса да туплана аламы?

Бу әңгәмәдә “Болгар” җәмгыяте вәкиле Рәфис Хәким барлык төркемнәрне, төрле карашлы кешеләрне берләштерерлек йомгак фикере әйтте. Әйе, чыннан да Казан фаҗигасын, милли тарихны җентекләбрәк өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә Хәтер көннәрендә.

Бүгенге сөйләшүдә дә ялгыш фикерләр, тикшерелмәгән фактлар яңгыраса да, гаҗәпләнмәгез. Милли тарихны өйрәнү, халыкка җиткерү башлана гына әле!

Татар халкы, аның дәүләте турында имеш-мимешләр, гайбәтләр, ниндидер шикле китаплар, риваятьләрдән генә түгел, ә чын фәнни чыганаклардан, документлардан белергә кирәк. Хакыйкатьне өйрәнергә һәм ялгышны төзәтергә бервакытта да соң түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG