Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Йәмәндә бәрелешләрдә сигез кеше һәлак булды


Йәмән башкаласы Санада узган төн президент Али Абдулла Салихка каршылар һәм аның яклылар арасында булган бәрешләр вакытында сигез кеше һәлак булды. 27 кеше яраланды. Бу хакта France-Presse башкаладагы табиблар һәм җирле кабилә вәкилләре сүзләренә таянып хәбәр итә.

Президентка каршылар берничә ай элек мәйданда чатырлар урнаштырган иде, гаскәрләр анда җыелганнарга ут ачты һәм өч кеше һәлак булды. Калганнар исә Сананың төньягындагы әл-Хәсәбә бистәсендәге бәрелешләрдә һәлак булды. Бу урын Һашид кабиләсенең терәге булып тора, алар президентеның хакимияттән китүен таләп итә.

Йәмәндә хакимияткә каршы күтәрелешләр башлангач, февраль аеннан бирле мең ярымнан артык кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG