Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Гилад Шалит фәләстин тоткыннарына сишәмбе алыштырыла


Гилад Шалит

Гилад Шалит

Израиль хәрбие Гилад Шалитны фәләстин тоткыннарына алыштыру сишәмбе көнне булачак. Бу хакта Reuters, Израиль һәм радикал ХӘМӘС төркеме арасында булган сөйләшүләрдә катнашкан чыганакка таянып хәбәр итә.

Reuters белдерүенчә, алмашуның бөтен нечкәлекләре дә килешенгән. Израиль меңнән артык фәләстинне ярлыкаячак дип көтелә. Алар ике өлеш булып азат ителәчәк. Ярлыканган берничә йөз фәләстин тотыгының исеме Израиль төрмә идарәсе сәхифәсенә урнаштырылган инде.

Гилад Шалитны 2006 елда җир асты юлыннан Газзә сызыгыннан Израильгә үткән ХӘМӘС сугышчылары тотык итеп алган иде.

XS
SM
MD
LG