Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16
Шәм-Шәрифтәге Al-Rai телеканалы Либиянең алып ташланган башлыгы Мөәмәр Каддафиның кече улы – Хамисның һәлак булуын раслады.

Элгәре аның үлеме хакында Милли күчеш шурасы вәкилләре хәбәр иткән иде.

Либиянең элекке җитәкчесенең элиталы хәрби бүлеге командиры Хамис Каддафи һәм күзләү хезмәте башлыгы Мөхәммәд Абдулла әл-Синусси ил башкаласы Триполидан 80 чакрым көньяктагы Тархун шәһәрендә 29 август көнне үтерелгән.

Кичә Либиянең яңа хакимияте гаскәрләре Каддафи тарафдарларының соңгы терәге булган Бәни-Валид шәһәренә бәреп керде. Шәһәрдә каты сугышлар баруы хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG