Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә өлкәннәрне онытмыйлар


Әлфия Касимова һәм Сәминә апа Гарифуллина
Әлфия Касимова һәм Сәминә апа Гарифуллина

Бүген Удмуртиядә 400 меңнән артык пенсионер исәпләнә. 111 мең хезмәт ветераны, 4 мең сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, 20 меңнән артык тыл ветераны теркәлгән.


Индустриаль районында гомер итүче 400-ләп өлкән яшьтәге апа-агайларны районның социаль хезмәт күрсәтү бүлеге үз карамагында тота. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Социаль үзәктә өлкәннәргә дәвалану һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шулай ук үзәк хезмәткәрләре аларга көндәлек тормышларында ярдәм итә, хәлләрен дә белеп тора.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында булган өлкәннәр арасында караусыз калган кешеләр, ятимнәр, шулай ук балаларыннан аерым торучы әби-бабайлар, апа-агайлар. Милләттәшебез Сәминә апа Гарифуллина инде сиксәннән узган. Ул Ижау шәһәренең дүртенче санлы социаль үзәге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аның янына үзәк хезмәткәрләре еш килә. “Атнасына уннан артык ялгыз яшәүчеләр янында булырга туры килә”, дип уртаклашты үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Касимова.

Сәминә апа түгәрәкләр бәйли
Сәминә апа түгәрәкләр бәйли
Сәминә апа социаль үзәк хезмәткәрләрен көтеп ала. Сый-хөрмәткә юмарт кеше буларак, чәй әзерләп бергә аралашып утырырга ярата.

Сәминә апа Гарифуллинаның тормышы вакыйгаларга да, фаҗигаләргә да, сөенеч-шатлыкларга да бай. Бүген Сәминә апа матур итеп төзекләндерелгән фатирда рәхәт тормыш итә.

Татарстанның Актаныш районы кызы Сәминә апа. Әти-әниләре матур тормыш эзләп Ижауга күчеп килә. Беренче сыйныфка урыс сыйныфына укырга керә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, хисапчылар курсларына укырга керә, аннан соң техникумга укырга керә. Гомере буе хисапчы булып эшли. Тормышка чыга. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз - Равилә, Фәридә, Рәшидә туа. Тик шатлыклары озакка бармый. Иптәше чирләп якты дөнья белән хушлаша. Сәминә апа кызларын берүзе тәрбияли, белем бирә. Үзе көнне төнгә ялгап эшли. Кызларын да тырыш, яхшы хуҗабикәләр итеп тәрбияли. “Моның сере юк – кыз бала әнисеннән күреп эшли”, ди Сәминә апа.

Безнең милләттәшләребезнең гомерләре хезмәттә үткән. Алар бүген дә тик торырга күнмәган. Телевизор карап, ял итәргә утырган минутларда да куллары буш тормый. Урындыкларга салып утырырга матур төсләрдән торган түгәрәкләр бәйли. Аларны дусларына, якыннарына бүләккә күп итеп әзерли Сәминә апа. Оныклары да дәү әбиләренең кул җылысын гына түгел, йөрәк җылысын биреп бәйләгән оекбашлар киеп үсә. Алар белән туган телебездә аралашырга тырыша.

Кызлары тормыш иптәшләрен Башкортстанда туып үскән татар егетләрен сайлаган. Сәминә апаның оныклары да, аларның сабыйлары авылда әби-бабалары янында татар телен өйрәнгән. “Онытмаслар туган телен, догаларны да беләләр”, дип өметләнә өлкән яшьтәге Сәминә апа.
XS
SM
MD
LG