Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Удмуртиянең Балезино районы Падера авылы төбәктә иң зурлардан санала. Авылга 220-230 ел элек нигез салынган дип исәпләнә. Күптән түгел авыл халкы сөенечле мизгелләр кичерде. 120 еллык тарихы булган авыл мәчете янында таштан яңа гыйбадәт бинасы ачылды.


Падера авылында бүген 460 кеше яши. Авылда 115 хуҗалык исәпләнә. Милли состав та төрле. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Берничә рус, удмурт гаиләләре яши, катнаш гаиләләр дә юк түгел. Авылда балалар бакчасы, мәктәп бар, мәдәният йорты эшли. 120 еллык тарихы булган мәчет беркайчан да ябылмаган. Авылның тарихы белән мәктәп укытучысы Альбина Касимова таныштырды.

“Беренче булып авылга Балезино районы Кистем авылыннан берничә гаилә килеп урнаша. Авыл өчен алар тау башын сайлый. Тик монда озак яши алмаганнар. Биредә су юклыгы һәм кыш айларында нык җилләр исү сәбәпле, берничә елдан кешеләр елганың икенче ягына, тәбәнәк урынга күчәләр”, дип аңлатты Альбина Касимова.

Альбина Касимова

Альбина Касимова

Авыл үскән, кешеләре дә арткан. Бүген дә Падера үсеш чорында дип әйтергә мөмкин. “Авылда яңа йортлар салалар, заманча материаллар белән өйләрен төзекләндерәләр”, дип дәвам итте Альбина ханым.

Падера авылын бизәп торучы иман йортына 120 ел. Тарихи бинаны да саклап калырга ниятлиләр. Анда төбәкне өйрәнү музее оештырырга телиләр.

Мәчет, авыл халкы сүзләренчә, бер көнгә дә ябылмаган. “Биредә һәрвакыт гыйбадәт кылдылар”, дип ассызыклап үтте Падера авылы мәчете имамы Риза хәзрәт Энтентеев.

Агач мәчет янында ук кирпичтән яңа гыйбадәт бинасын салганнар. Аны халык төзелеше дип әйтергә мөмкин. Мәчет күптән түгел рәсми ачылса да, әле аның манарасы күтәрелмәгән. Имам һәм аның ярдәмчеләре манара күтәрү өчен финанс мөмкинлекләр җитмәвенә уфтана. Бу гамәлне дә башкарып чыгарга киң күңелле кешеләр табылыр дип өметләнә алар. Шулай ук күп чыгымнар тотып төзелгән иман йортына киләчәктә яшь егетләр, кызлар да мәчеткә юлны табарлар дип ышана өлкәннәр.

“Мәчет каршында мәдрәсә ачылса, ир-атлар да, хатын-кызлар да дин сабагын алып, гыйбадәт кылырга да күпләп килер иде”, дигән фикердә мәчеттә озак еллар мәзин вазифасын башкарган Рәхмәтулла ага Касимов.
Падера авылы урамы

Падера авылы урамы


Бакчада балалар туган телендә аралашмый

Падера авылында тугыз еллык мәктәп, балалар бакчасы бар. Алар бер бинада урнашкан. Балалар белән танышуны бакчадан башладык. Бирегә егермедән артык төрле яшьтәге нәниләр йөри. Алар арасында малайлар күпчелекне тәшкил итә.

Тәрбияче Эльмира Касимова бакчада егерме ел эшли. “Төрле яшьтәге балалар (аларны бакчага яшь ярымнан кабул итәләр) бер төркемдә булу сәбәпле, тәрбия һәм белем бирү дәресләрен алып барырга җиңел түгел”, дип билгеләп үтте тәрбияче ул. Икенче проблема – балалар туган телендә аралашмый.

120 еллык тарихы булган мәчет

120 еллык тарихы булган мәчет

Сабыйларның уйнавын күзәтеп торучы гомере буе авылда яшәп, ана телендә аралашкан Мәүлия апа Энтентеева да моңа гаҗәпләнә. Мәүлия апа Энтентеева татарча сорауларга хәтта “Мин аңламадым” дип җавап бирүчеләр бар дип сөйләде.

Бакча-мәктәп бер бинада урнашкан. “Шуңа да бәйрәмнәрне, күп кенә чараларны бергә уздырырга тырышабыз”, дип алып барган эшләре хакында сөйләде тәрбияче Эльмира ханым. Дөрес, чараларның күбесе урыс телендә алып барыла икән. Шулай ук дәресләрне дә рус программасы буенча алып бару каралган. Татарча дәресләр дә бар. “Балалар белән дә туган телебездә сөйләшергә тырышабыз. Балалар түгәрәк уеннарны ярата. Бик теләп татар җырларын өйрәнә, татар бию хәрәкәтләрен үзләштерә”, диде Эльмира Касимова.
Падера авылы күренеше

Падера авылы күренеше


Мәктәптә дә балалар туган телендә сөйләшми

Мәктәп тә шушы ук бинада урнашкан. Быел беренче сыйныфка алты бала килгән. Мәктәптә 1-9 сыйныфларда барлыгы 39 укучы исәпләнә. “Мәктәптә дә иң зур кыенлыкларның берсе – балалар татар телен белми. Кыенлыкларның икенчесе – бер класста ике сыйныф утыра”, дип уртаклашты башлангыч сыйныф укытучысы Розалия Тютина.

Дәреслекләр дә җитешми, шул ук вакытта укытучы программада бик авыр әсәрләр булуын да тәнкыйтьләп үтте. Аеруча татар теле дәресләрен укыту кыенлыклар тудыра. Авылда диалектта сөйләшәләр. Программада бик авыр әсәрләр, хәтта укытучыларга да аңлавы җиңел түгел икән.

Розалия Тютина укучылары белән

Розалия Тютина укучылары белән

Бәйрәмнәр, җырлар аша балаларның күңелендә милли хис тәрбияләргә, ана телендә аралашырга омтыла укытучы. Әмма гаиләдә туган телендә аралашмасалар, атнасына өч сәгать дәрестә баланы телгә өйрәтеп булмый. Бу эшкә ата-аналар, әби-бабайларның да җитди карашы булырга тиеш дигән фикердә Розалия Тютина.

Падера авылының өлкән яшьтәге апа-әбиләре дә милләтебезне, телебезне, борынгы гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны үсеп килүче буынга тапшыру юнәлешендә эш алып бара. Берничә ел элек оешкан “Очрашу” ансамблендә җитмешне тутырып, инде сигезенче дистәне җыючы апалар да бар. Җырчылар элек-электән бу авылда башкарган җырларны яңадан сәхнәгә алып чыга, аларны яшьләр дә өйрәнеп калыр дип өметләнә. Күптән түгел “Очрашу” ансамбле дүртенче Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашып, икенче урынны алып кайтты.
“Очрашу” ансамбле

“Очрашу” ансамбле

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG