Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО җитәкчесе Сербия һәм Косовоны чик низагын чишәргә чакырды


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Белград белән Пришитинаны Сербия – Косово чигендәге низагны сөйләшүләр юлы белән чишәргә чакырды.

БМО җитәкчесе бу хакта Швейцариянең Берн шәһәренә сәфәре вакытында әйтте.

Халыкара тынычлык көчләре Косово төньягында яшәүче серблардан сишәмбегә кадәр Сербия чигендәге тикшереп үткәрү капкаларына куелган баррикадаларны алуны таләп итте.

Июнь аенда албан күпчелеген тәшкил иткән Косово хакимияте бу төбәктәге тикшереп үткәрү капкасын үз контроленә алырга теләгәч, анда яшәүче җирле серблар ике капкага баррикада корган иде.

2008 елда бәйсезлек алган Косовоны андагы серблар һәм Белград танырга теләми.
XS
SM
MD
LG