Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Мәскәү студентларына Башкортстан стипендиясе бирелде


Башкортстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вилданов студентларны котлый

Башкортстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вилданов студентларны котлый

Узган атна ахырында Мәскәүнең милләтләр йортында Башкортстан республикасы көне уңаеннан очрашу булып узды. Бу очрашуга килгән халыкны Башкортстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле, әле яңа гына билгеләнгән Рөстәм Вилданов сәламләде. Очрашуда Башкортстан республикасыннан Мәскәү уку йортларында укучы талантлы балалар һәм профессиональ артистлар да чыгыш ясады. Очрашуның иң истәлекле мизгеле – Мәскәүдә укучы студентларга Башкортстан президенты стипендиясен бирү турындагы дипломнар тапшыру булды.


Башкортстан президенты стипендиясенә быелгы уку елында барлыгы 335 кеше лаек булган. Шуларның 140 югары уку йорты студентлары, 125 махсус белем бирә торган уку йортлары укучылары, 55 аспирант һәм 15 фәннәр докторы.

Алар арасында Башкортстаннан Мәскәү югары уку йортларында укучы биш студент та бар. Исемнәре белән атап әйткәндә Мәскәү дәүләт университеты биохимия факультетының V курс студенты Лера Нигъмәтуллина, “Тау эшләре” университетыннан II курс студенты Илдар Якупов, медицина университетыннан IV курс студенты Гүзәл Хәмидуллина, Бауман исемендәге техник университетның V курс студенты Эдуард Харитонов һәм Театр академиясеннән (РАТИ) Гүзәл Рыскулова.

Әйтеп үтелгән студентларга Башкортстан республикасы президенты стипендиясен алу хокуклары дипломын вәкаләтле вәкил Рөстәм Вилданов тапшырды. Студентлар укуларын тәмамлаганнан соң эшкә республикага кайтырлар дигән өметен дә белдерде.

Шушы очрашуда яңа эшкә керешү уңаеннан Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вилдановка да берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Кызганычка каршы, Рөстәм әфәнде бала чакларын Илеш районында Күҗбахты авылында яшәүче әбисендә уздырдым дисә дә, татарча сөйләшмәде, бары тик русча җаваплар гына бирде.

Ул 1962 елда Уфада туган.Уфаның Авиация институтын тәмамласа да, аның хезмәт юлы нефть-газ белән бәйле булган. “Соңгы эш урыны да “Газпром”, диде ул. Рөстәм әфәнде эшкуарлыктан дәүләт хезмәтенә килүчеләрнең файдалы эш нәтиҗәләре күбрәк дип саный. “Кайберәүләр фикеренчә, әгәр кеше дәүләт хезмәтеннән эшкуарлыкка китсә, ул вакытта инде барысы да җимереләчәк, андый кешедән бернинди эш тә барып чыкмас диләр. Мин бу фикергә кушылам”, диде ул.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә дә Рөстәм әфәнде куаныч белдерә. Һәм бу хакта болай диде: “Ике республика икътисади яктан бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да безнең планнар бик зур. Без бит бер гаилә балалары кебек кебек. Ике республиканың телләре дә, мәдәнияте дә бик якын. Алар бер-берсен тулыландырып яши дип уйлыйм”.

“Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге белән мөнәсәбәтләр ничек?” дигән сорауга, Рөстәм Вилданов: “Эшли башлагач та, мин иң беренче чиратта Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән таныштым. Аның инде тәҗрибәсе бар. Кайбер нәрсәләр турында аның белән киңәшләштем. Безнең арада бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бер-беребезнең бәйрәмнәрендә катнашабыз, киңәшеп эшлибез”, диде.

“Уртак проектларны күзалламыйсызмы?” дигән сорауга, Рөстәм әфәнде: “Бу бик кызыклы сорау. Уртак проектлар мәдәният өлкәсендә булырга мөмкин. Республика президентлары уртак эшләр турында килештеләр инде. Без алардан күрсәтмәләр көтәбез”, диде.

Мәскәүнең милләтләр йортында Башкортстан республикасы көненә багышланган очрашуга килгән халыкка башкорт һәм татар әсәрләреннән торган концерт та күрсәтелде.
Башкорт һәм татар әсәрләреннән торган концерттан күренеш

Башкорт һәм татар әсәрләреннән торган концерттан күренеш

XS
SM
MD
LG