Accessibility links

Кайнар хәбәр

Познер: Татарстан Американы уңай тәҗрибәсе белән җәлеп итә


Майкл Познер
Майкл Познер

Казанда әле генә АКШ Дәүләт секретаренең ярдәмчесе Майкл Познер булып китте. Татарстан башкаласында ул хакимият кешеләре белән генә түгел, дин әһелләре, сәяси активистлар белән дә очрашты. Дәүләт департаментында демократия, кеше хокуклары һәм хезмәт мәсьәләләре бюросы өчен җаваплы Майкл Познер сәфәренең нәтиҗәләре турында Азатлыкка да сөйләде.


- Сез Казанда рәсми вәкилләр белән дә, сәяси активистлар белән дә шактый киңкырлы очрашулар үткәрдегез. Татарстанда кеше хокукларын үтәү өлкәсендәге вазгыятьне сез ничек бәяләр идегез?

- Без биредә дини җитәкчеләр, җирле хакимият рәсмиләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, сивил җәмгыять коруны алга сөргән шәхесләр белән күрештек, соңрак әле сәясәттә катнашкан фиркаләр белән дә очрашачакбыз. Безнең игътибар үзәгендә күбрәк биредәге православ һәм мөселман мәхәлләләре арасындагы мөнәсәбәтләр, бу диннәрнең бер-берсенә күрсәткән хөрмәте, чыдамлыгы кебек бик кызыклы һәм уңышлы тәҗрибә торды.

Икенче яктан игътибарыбызны экстремизмга каршы көрәшне нинди максатларда куллану җәлеп итте, кайвакыт моны кечерәк дини вә башка азчылыкларга каршы файдалану бар - алар хөкүмәткә ошамаган берәр нәрсә әйтсә, йә инде хөкүмәт карашларына каршы килсә. Бу бездә борчылу уята һәм без әлеге мәсьәләне биредәге хакимият каршында күтәреп торачакбыз.

Без шулай ук кеше хокукларын һәм сивил иреклекләрне яклаучы төркемнәр белән дә өметле сөйләшүләр үткәрдек. Алар актив эшчәнлек алып бара, бу бик әйбәт, әмма аларның шушы эшенә җитди янаулар да бар. Мисал өчен, 2006 елда кабул ителгән һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларның эшен көйләгән канун кебек. Бу канун аларга читтән акчалата ярдәм алуны, ирекле эш итүне кыенлаштырды. Йә булмаса, хакимияткә карата тәнкыйди мәсьәләләр күтәргәндә алар эшенә төрлечә аяк чалу, авырлыклар тудыру.

Менә без игътибарны шул нәрсәләргә юнәлттек, аларның кайберләре уңай, әмма кайберләре борчылу да тудырырлык. Болар барысы бергә безгә бер сурәт ясау мөмкинлеген бирә.

- Бар Русия белән чагыштырганда, Татарстандагы хәлләр начарракмы, шундый укмы, әллә яхшыракмы?

- Чыдамлык, толерантлыкка килгәндә, ислам белән христианлык арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәлләр, минемчә, яхшырак. Бу төбәктә әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирелә кебек күренә. Тарихи яктан караганда да бу мөнәсәбәтләр биредә яхшырак булган. Калган башка өлкәләрдә исә, мин инде телгә алган киңрәк спектрда вазгыять бар Русиядәгегә ошаган сыман.

- Татарстан һәм Башкортстан кебек төбәкләрнең сайлауларны хәрәмләшеп, хакимияткә ничек кирәк шулай үткәрү яманаты бар. Гадел һәм ирекле сайлауга ирешү өчен Сез нәрсәләр киңәш итәр идегез?

- Һәр илдә сайлауларның ничек үткәрелүен халык үзе билгеләргә тиеш. Эшне шуннан башларга кирәк – дөньяда гомуми, универсал принциплар бар. Без биредә дә, башка илләрдә дә тавыш бирүнең ачык, гадел һәм ярышчанлык нигезендә оешуын күрергә теләр идек. Бу - төрле сәяси фиркаләрнең теркәлергә рөхсәт ителүен аңлата. Без, мисал өчен, ПАРНАС партиясенең инде ничә мәртәбә теркәлергә теләвен, әмма һаман да теркәлә алмавын беләбез.

Моннан тыш, әлбәттә, ачык, ирекле мәгълүмат чаралары булырга тиеш, телевидение һәркемнең карашын, төрле карашларны яктыртырга тиеш. Партияләр исә үз карашларын халыкка җиткерә алырлык формаларда оешу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Сайлауда кем җиңәсен билгеләү безнең кебек читтән килгәннәр эше түгел, биредә процессның, сайлау системасы корылышының нинди булуы бик мөһим. Ә бу өлкәдә әле кайбер бушлыклар бар.

Бәйсез мәхкәмәләр булуы бик мөһим. Процессларның дөрес юлдан баруын күзәтеп торган көчле хәкимнәр булуы мөһим. Демократиянең чын булуын тәэмин иткән менә шундый башка шартлар да бар. Аларның кайберләре биредә юк әлегә.

- Сер түгел, соңгы елларда татар теле, гомумән татарлык Мәскәүдәге федерал хөкүмәт тарафыннан көчле басым астында калды. Русия хөкүмәте татар мәгарифенә, әлифбасына һөҗүмнәр ясый, бәйсез мөселман оешмаларын эзәрлекли. Татарстан президентын хәзер Мәскәү билгели, халык үз җитәкчесен сайлый алмый. Татарстанның үзендә дә татарга каршы хәрәкәтләр күтәрелә. Мәскәүнең Русиядәге милли һәм дини азчылыкларга карата сәясәте турында ни уйлыйсыз?

- Болар барысы да мин элегрәк әйткәннәргә кайтып кала – без биредәге генә түгел, ә бар Русиядәге вазгыятькә борчылу белдерәбез. Илдәге милли һәм башка азчылыклар бар дөньяда танылган хокукларга ия булырга тиешләр. Сез телгә алган нәрсәләр бу хокукларның киселүен күрсәтә. Русия хөкүмәте белән алып барылган гомуми сөйләшүебездә без аны универсал кеше хокукларын турыдан-туры һәм тулысынча үтәүгә күндерергә тырышабыз. Бу үз эченә берләшү, җыен, сүз иреклекләрен ала, азчылык һәм якланмаган төркемнәрнең хокукларын аеруча яклауны күз алдында тота.

- Төрле дини вә милли төркемнәрнең Татарстанда, Сез дә әйткәнчә, чагыштырмача тату яшәве бу төбәкнең әһәмиятен арттыра һәм игътибар җәлеп итә. Бу Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның 2009 елда Казанга килүе вакытында да ассызыклап әйтелгән иде. Моңардан тыш, Татарстан икътисади яктан нык алга киткән ил, ул Көнбатыштан, шул исәптән, Кушма Штатлардан да инвестицияләр җәлеп итә. Берничә ел элек Татарстан җитәкчеләре Казанда АКШ консуллыгын ачу кирәк дип белдергән иде. Вашингтонның андый нияте бармы?

- Бу минем вәкаләтемдә түгел шул, бәлки андый фикерләшүләр барадыр, әмма минем мәгълүматым юк. Миңа шуны гына әйттеләр – дәүләт секретаре Клинтон 2009 елда биредә булганда аңа Татарстанда мөселман һәм христиан мәхәлләләре арасындагы татулыкны ныгыту тырышлыклары, мондагы уңай тарих бик нык тәэсир иткән. Бу безнең монда килүебезнең дә бер сәбәбе булып тора. Татарстандагы мөселман һәм христианнарның үзара уртак тел табып, тату яшәве бик кызык бер үрнәк булып тора.

Дөньяда мин сәяхәт иткән Мисыр, Пакстан, Кытай кебек илләр алдында хәзерге вакытта зур проблемалар килеп туды, андагы төрле төркемнәр арасындагы киеренкелек көч куллануга барып җитте. Бу хәтта Русия өчен дә проблема булып тора, Төньяк Кавказда, мисал өчен. Безнең өчен Татарстан төрле дини төркемнәр арасындагы толерантлык өлкәсендә уңай бер тәҗрибә булып тора. Һәм без моны ныгытуны һәрдаим яклаячакбыз.

- Сезнең шушы очрашуларыгызда күбрәк нинди тел кулланылды?

- Кайберәүләр русча сөйләде, кайберәүләр – инглизчә. Әмма нигездә рус теле булды.

- Ягъни татар теле кулланылмады инде?

- Минемчә, юк, кулланылмады.
XS
SM
MD
LG