Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә атом тәҗрибәләре дәвам итәчәк


Сентябрь аенда Русия президенты Мәләкәстәге атом иститутында булып киткән иде
Сентябрь аенда Русия президенты Мәләкәстәге атом иститутында булып киткән иде

Өлкә хөкүмәте әгъзалары бертавыштан Росатомның НИИАР карамагындагы яңа тәҗрибә реакторы төзү турындагы ниятен хуплап чыктылар.


Проект авторлары әйтүенчә, бу проект 2070 елга кадәр НИИАР (Научно-исследовательский институт атомных реакторов) атом технологияләрен тикшерү өчен кирәк булачак. Атомтөш технологиясеннән баш тартырга өндәүче Димитровград һәм Казан оешмаларының яңа реакторның ифрат та хәвефле булуы турында кисәтүләренә карамастан, төзелешнең инициаторлары да, Өлкә хакимияте дә протестларга әллә ни игътибар итмиләр. Шушы арада Өлкә хөкүмәте әгъзаларының МБИР аббревиатурасы белән аталучы күпмаксатчыл тикшерү реакторын төзү турындагы декларациясен хуплаулары шуны күрсәтә. Төзелеш 16 миллиард рубль чамасы акча таләп итә, шуның 14 миллиарды – Федераль бюджеттан. Документларын эшкәртеп бетергәч, төзелеш үзе 2013-18 елларда барачак. 2018-19 елларда пуск-наладка эшләре, 2020 елда реакторның беренчесен куллануга тапшыру каралган.

НИИАРның генераль мөдире Михаил Святкин аңлатуынча, 2030 елга кадәр гомум электр энергиясе күләменең 20 процентын АЭСлар бирәчәк. Моның өчен яңа технологияләр кулланылачак. Ә бүгенге “БОР-60” исемен йөртүче тәҗрибә реакторы кулланыштан чыгарылачак.
Росатом яңа төзелешкә чит илләр белгечләрен дә чакырмакчы. Моның аркасында Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәре дөньякүләм атом үзәкләренең берсенә әйләнәчәк. Ә бүгенге технологияләр 2070 елга кадәр кулланышта булачак.

Михаил Святкин әйтүенчә, яңа корылма 6-7 баллы җир тетрәүләргә дә түзәчәк, ә очкычларның егылып төшү аркасында шартлавыннан саклану өчен корылмаларның өске ягы тимербетон белән капланачак.

Ләкин мондый оптимистик белдерүләр белән Мәләкәс һәм Казан җәмәгатьчелеге килешә алмый. “Атомсыз Иделбуе!” исемле инициатив төркем белдерүенчә, ягулык сыйфатында плутонийны куллану – авария булган очракта Мәләкәс шәһәрен үлек зонага әйләндерәчәк. Шулай ук Урта Иделнең башка шәһәрләре дә биниһая зур зарар күрәчәк.

“Инициатив төркем мәгълүматларына күрә, НИИАРда "Бор-60" реакторын куллану аркасында, ел саен 20гә кадәр туктатулар булып торган. Ә Белояр АЭСының тоткарлык-өзеклекләре аркасында, санитар- саклану зонасы 8 чакрымнан 30 чакрымга кадәр киңәйтелгән. Шуннан чыгып, иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары фикеренчә, Мәләкәс- Димитровград халкын да башка җиргә күчерү ихтыяҗы туа ала”, дип яза инициатив төркем җитәкчелеге “Симбирский курьер” гәзитендә. Тик менә аларның сүзләренә колак салуларга өметләр бик сай. Һәрхәлдә, Өлкә хакимияте утырышында мондый тәкъдимнәр турында сүз ишетелмәде. Планны МБИР хуплаган да инде. Ә атом-ягулык калдыкларын кая кую һәм күмү мәсьәләсе иҗтимагый тыңлаулар нәтиҗәсендә ел ахырына кадәр хәл ителәчәк.

Әмма нинди генә карар кабул ителмәсен, моңа кадәр дә Мәләкәс тирәсендә башланган Кызылсу елгасы буенда урнашкан Әсән, Абдулла, Иске Кызылсу кебек авыллар халкы арасында зоб авыруы, ягъни калкансыман бизнең үсүе чагыштырмача еш очрый. Җирле халык бу авыруның да сәбәбен НИИАРдан күрә.

Бу җәһәттән бер очрак та искә төшә. Автобуста Мәләкәскә барабыз. Арада, Япониядән килеп, сәяхәт кылучы ханым да бар. Мәләкәскә кадәр 10 чакрым чамасы кала Мулловка (Мулла иле) авылында аның дозиметры чыңлый башлады. Атом бомбасы шартлавын кичергән япон хатыны радияциянең нәрсә икәнен яхшы белә икән шул: автобусны туктатып, төшеп калды. Аны озатып йөрүче шәхси экскурсоводы көнчыгышка таба Сызрань шәһәре аша бару мөмкинлеген аңлаткач, кире Сембергә кайтып киттеләр.

Ә Русиянең гади халкына дозиметр-фәләннәр кирәкми дә инде. Әнә бит Чернобыль фаҗигасеннән соң, Ульян өлкәсенең кайбер авыллары кибетләренә искиткеч дефицит булга, моңа кадәр күренмәгән менә дигән ит китерелде. Иске Кызылсу авылы кибете сатучысы Фәһимә ханым Исламова халыкны шатландырганы өчен бик канәгать калган иде. “Үземнең суыткычымны да тутырдым”, дип шатлана-шатлана.
Шөкер, бу “бүләк”нең зарары әллә ни сизелмәде. Шунысына да шатланырга буладыр.
XS
SM
MD
LG