Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Өмет” Татарстан хәлләре белән таныштырачак


Сембер татарларының горурлыгы булган “Өмет” гәзите “Атна вакыйгалары” дигән сигез сәхифәле кушымта белән килә башлады.


“Өмет” гәзитенең тиражы, башка өлкә гәзитләре белән чагыштырганда, күпкә зуррак. Хәзер ул 6686 данәгә җитте. Бу гәзит “симерә” дә бара: дүрт сәхифә белән чыга башлаган гәзит сигез битлегә әйләнгән иде, хәзер исә унике сәхифәле булып килә. Һәм гәзитнең күләме тагын да үсәр кебек. Монысы инде мәркәзебез Казан тырышлыгы аркасында: “Өмет” белән бергә “Атна вакыйгалары” дигән сигез сәхифәле кушымта да килә башлады. “Өмет”нең мөхәррире Исхак Хәлимев әйтүенчә, Казаннан аның әзер макеты килә, ә “Өмет” редакциясенә аны типографиягә илтергә генә кала.

"Өмет" гәзите
"Өмет" гәзите
“Атна вакыйгалары” кушымтасы
“Атна вакыйгалары” кушымтасы

Әлегә бу кушымта аена бер генә мәртәбә өстәлә. Киләсе елда атна саен булачак. Димәк, “Өмет”ебез Сембер татарларын өлкә хәлләре белән генә түгел, мәркәзебез һәм өметебез булып торучы Татарстан хәлләре белән дә даими таныштырып торачак.

“Атна вакыйгалары”ның сентябрь аенда килеп җиткән санындагы язмаларның исемнәре дә бу гәзитнең күпкырлы булуын күрсәтә ала. “Казан Кытайдан калышмаска тырыша” дигән язма Казанда узачак Универсиадага әзерлек барышы турында. “Уфада – “Яңа гасыр”, “Интернетта – ”Татар иле” кебек язмалар исә милли мәгълүмат чараларына игътибар юнәлтәләр. Бану Бариеваның каһарман шәхес Фәнис Яруллин белән әңгәмәсе семберлеләрнең горурлыгы булган мәрхүм Гакыйль Сәгыйревне дә искә төшерә.

Исхак Хәлимев әйтүенчә, әлегә бу гәзит аена бер генә мәртәбә килеп тора, ә киләчәктә – атна саен булачак.

Озын сүзнең кыскасы шул: горурлыгыбыз һәм өметебез булып торган “Өмет” гәзите алдында яңа мөмкинлекләр дә ачылачак. Һәм ул гына да түгел: Казан гәзитләрен язылырга бик үк атлыгып тормаган Сембер татарларын да мәркәзебез һәм горурлыгыбыз Татарстан хәлләре белән дә якынрак таныштырып торачак. Ә бу гамәл аркасында “Өмет”ебезнең болай да ярыйсы гына зур булган тиражын тагын да үстерү мөмкинлеге ачылачак.
XS
SM
MD
LG