Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт мөселманнары яңа мөхтәсибтән канәгать түгел


Әлмәттәге Җәмигъ мәчете
Әлмәттәге Җәмигъ мәчете

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз Әлмәттә булып кайтты. Аңа кадәр “Азатлык” радиосына мәхәллә мөселманы Әлмәттә яңа мөхтәсиб Рәфыйк хәзрәт Минәхмәтов белән мөселманнар арасындагы каршылыклар турында сөйләгән иде.


Илдус хәзрәт Фәизнең Әлмәткә сәфәре дә, бәлкем, мөселманнар арасындагы каршылыкларга бәйле булгандыр. Рамазан Шәйхетдинов (исемен шулай әйтергә сорады) сүзләренчә, мәхәллә мөселманнары бу хәлләрне бәян итеп, президентка да мөрәҗәгать иткән.

- Җавап булдымы президенттан?

- Тикшерүчеләр килде. Ничек хәл итеп бетерерләр, анысын әйтә алмыйм. Элекке КГБ, хәзер ФСБ дип атала бугай, шулар да килделәр, ахрысы. Мин алар белән тыгыз элемтәдә булмагач, төгәл әйтә алмыйм.

- Проблем нәрсәдән килеп чыкты?

- Наил хәзрәт Сәхибҗанны мөхтәсиблектән алганнан соң, җәмәгать арасында бүлгәләнүләр барлыкка килде.

- Нинди бүлгәләнүләр?

- Мисал өчен, намазга никадәр иртәрәк килсәң, савабы да шулкадәр зуррак була. Монда исә, беренче сафка килгән егетләрне мөхтәсибнең ярдәмчесе урыннан торгызып, артка җибәргәләгән очраклар булды. Шулай ук яңа мөхтәсиб балаларны мәчеткә алып килмәскә кушты.

- Ни сәбәпле?

- Башта ул моны мөфти боерыгы, диде. Аннары балалар мәчетне нәҗеслиләр һәм булган әйберләрне ваталар дип әйтте. Моннан тыш, мөхтәсиб “шикле акчаларга төзелгән мәчеттә намаз укуга караганда, Болгарга барып, андагы мәчетләрдә намаз уку хәерлерәк”, диде.

- Бу сүзләрне ул нәрсәдән чыгып әйтте?

- Хәзер бит ихтыяри-мәҗбүри рәвештә Болгарга барып, мөселманнар өчен шунда намаз укулар, корбан чалулар оештырыла. Әби-бабаларыбыз анда ислам динен кабул иткән, гомер иткән. Бу халыкның “мәҗбүри рәвештә Болгарга барып, аны хаҗ йоласына әверелдерү ярамый” дигән сүзләрдән соң әйтелде. Мөхтәсиб мондагы мәчетләргә шундый “сүз тидергәч”, яшьләр китә башлады. Аларның кечкенәрәк мәчетләргә киткәч тә, яңа мөхтәсиб: "монафыйклар китсен" дип кардәшләрне монафыйклыкта гаепләде. Бу шулай ук яшьләр белән аның арасында “салкынлык” китереп чыгарды. “Халык китә бит, хәзрәт” дигәч тә, “минем артымда ике кеше торса, җәмәгать хөкемен үтәгән булам. Миңа шул җитә, китсеннәр” диде. Әгәр суны эзсәләр, кырыйдагы инештән комганнардан су ташыячагын белдерде. Нефть үзәгендә утырган Әлмәт мөхтәсибенең сүзе мондый булырга тиеш түгел бит инде. Авылдагы берәр бабай әйтсә, аңлашылыр иде. Әлеге хәл халыкны биздерде. “Әгәр болай барса, яшьләр качып, фатирларга җыелыша башлаячаклар, аннары аларны кем контрольдә тота, нәрсә эшләячәкләр?” дигәч тә, "китсеннәр, мәчетләр бушрак калыр, проблема азрак булыр, бу минем эш түгел - сезнең проблема", диде.

- Кешеләр мәчетләрдән күп китәме?

- Элек Наил хәзрәт булганда, мәчеттә исем кушулар, никах укулар була иде. Бу анысын да бетерде. “Һәркем өенә чакырсын, йортына барабыз”, диде. Шулай ук Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру гадәте бар иде. Яңа мөхтәсиб "мин монда үзбәк, таҗикларны ашатып утырасым юк, ифтарны уздырмыйм, айга бер үзебез җыелышып үткәрсәк, шул җитә” дип әйткән иде. Моңа кайбер абруйлы мөселманнар каршы килде. Күрәсең, район хакимиятеннән дә әйткәннәрдер, шуннан соң ифтар мәҗлесләре уздырырга ризалашты. Шулай да элек гөрләп торган мәчет бу юлы Рамазанда бушрак булды. Бу инде кешенең үз эшен тиешлечә эшләмәгәннән килә, ди халык. Аннары килгән вакытта ук ул: "Мин монда озак тормаячакмын, иң күбе 3 айдан соң китәчәкмен”, дигән сүзләр ычкындыргач, аксакаллар: "бу кеше монда эшләргә килмәгән икән, башка максатлар белән йөри" диделәр. Хәзер инде шушындый эшләрен күргәч, "бу монда таркатырга килгән икән" дия башладылар.

- Килгән икән дисез, ул кайдан килде?

- Чаллыдан китерделәр.

- Димәк, мәхәллә мөселманнары сайлап куйдымы аны?

- Мәхәллә мөселманнары дип... Наил Сәхибҗанны сайлап куйганнар иде. Аннары авыл имамнарын җыеп, хакимият бинасында яңа җыелыш үткәрделәр. Бабайлар ни өчен тагын бер кат чакыртканнарын аңламыйча калды. Наил хәзрәтне алып, аның урынына шушы Рәфыйк хәзрәтне куелганлыгын әйттеләр.

- Димәк, сайлау булмады, мөхтәсибне билгеләп куйдылар?

- Әйе. Хакимият бинасында сайладык дип әйттеләр.
XS
SM
MD
LG