Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат: АКШ Иранны Согуд Гарәбстаны белән талаштырмакчы


Мәхмүд Әхмәдиниҗат
Мәхмүд Әхмәдиниҗат
АКШ Тәһранны согуд илчесен үтерергә әзерләнүдә гаепләве Американың Багдадта күпләп үтерү коралы барлыгы турындагы фаразын искә төшерә. Ул фараз аркасында Гыйракта сугыш башланып китте, ләкин корал табылмады. Бу турыда Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат белдерде.

“Әл-Җәзирә” телеканалына биргән әңгәмәсендә ул Вашингтонны фетнә чыгаруда гаепләде. Әхмәдиниҗат фикеренчә, АКШ Фарсы култыгы төбәгендә тәэсирен арттырыр өчен Иран белән Согуд Гарәбстанны талаштырырга тели.

Элегрәк Америка мәхкәмәсе АКШ-тагы согуд илчесен үтерүне әзерләүдә Ираннан чыгышлы ике кешене гаепләде.

Согуд Гарәпстаны бу мәсьләне БМО-ның Иминлек шурасы карамагына тапшырырга тели.
XS
SM
MD
LG