Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

“Татар кызы-2011” татар дәрәҗәсен күтәрде


Чиләбе өлкәсе тарихында беренче тапкыр “Татар кызы-2011” бәйгесе үткәрелде. Ярты еллап дәвам иткән бәйге оештыручылары татарны таныту, татар мәдәниятен пропагандалау максатларын куйган.


Чараның төп оештыручысы булып, өлкәнең татар конгрессы тора.
Бәйге ярты ел дәвам итте. Сайлап алу турлары Магнитогорски, Троицки, Златоус, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә узды.

Бәйге нәтиҗәсендә өлкәнең иң чибәр, татар тарихын, мәдәниятен белүче, татар милләтенең күренекле вәкиле ачыкланырга тиеш, дигән максат куелган булган.

Ә бәйгенең төп максаты – татар хатын-кызының милли үзенчәлекләрен, бай рухи дөньясын, эшсөючәнлеген, тышкы һәм эчке матурлыгы гармониясен пропагандалау.

“Татар кызы-2011” ("Татарочка-2011") безнең төбәк тарихында гына түгел, Русия тарихында да беренче булып тора. Проект матурлык бәйгесе генә түгел. Бәйгенең төп максаты – татар хатын-кызының эчке һәм тышкы матурлыгын, аның рухи байлыгын күрсәтү.

Бу проект безнең яшьләр өчен татар телен өйрәнүгә этәргеч тә булып торачак”, дип белдерә Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе Лена Колесникова.

Китапчык тышлыгында Лена Колесникова

Китапчык тышлыгында Лена Колесникова

Бәйге ничек узды?

Бәйгедә 20 яшьтән 35 яшькә кадәр хатын-кызлар катнаша ала иде. Катнашырга теләгәннәрнең милләтен берсе дә тикшермәгән.

Лена Колесникова фикеренчә, кыз татар мәдәниятен яратса, татар телен тулаем өйрәнергә, сөйләшергә теләсә, аның өчен бәйге ишекләре ачык иде.

Бәйге 5 турдан торган, барлыгы 300дән артык кыз катнашкан. Алар арасында табиблар, укытучылар, китапханәчеләр, студентлар һәм башка һөнәр ияләре булган.

“Татар кызы-2011” бәйгесендә катнашучылар төрле сынаулар үткән. Алар арасында татар тарихына һәм мәдәниятенә кагылган текст әзерләү, авылга кайтып чиләкләп су ташу, кунаклар кабул итү, татар ашларын пешерү, төрле спорт төрләреннән ярышлар, татар биюләрен, җырларын башкару, татар һәм мөселман милли модасын күрсәтү бәйгеләре булган.

Бәйгедә катнашкан дәвердә кызлар белән актерлык сәнгате, вокал белгечләре, хореографлар, парикмахерлар, стилистлар, фотографлар эшләгән.

Ярты еллык бәйгенең нәтиҗәсе

Бәйге җиңүчесе 14 октябрь көнне “Трактор” боз сарае аренасында билгеле булды. Чара аншлаг белән узган. 8 мең кеше сыйдыра торган боз сарае шыгрым тулы булган. Төрле районнардан, авыллардан махсус автобуслар яллап килгәннәр. Бер районнан хәтта 12 автобус килгән.

Бәйге дәверендә финалга үткән 12 кыз тышкы чибәрлеген һәм эчке матурлыгын: тыйнаклык, итагатьлелек, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә мәхәббәтен исбатлады.

Ярымфинал һәм финалга әзерләнү вакытында бәйге телевидениедә һәм интернетта трансляцияләнгән. Смс һәм интернет аша катнашучылар өчен тавыш бирү мөмкинлеге булган.

Җиңүче туташ - Эльза Галлямова

Җиңүче туташ - Эльза Галлямова

Бәйгенең финал өлеше 3 турдан торды: таныштыру, сәләт бәйгесе (җыр, бию), милли кием тәкъдим итү.

“Татар кызы-2011” исеменә Златоусттан Эльза Галлямова лаек булды. Эльза тумышы белән Башкортстанның Салават районы Лаклы авылыннан. Русия дәүләт сату һәм икътисад университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Җиңүчегә Chevrolet Spark автомобиле һәм алтын белән йөгертелгән энҗе һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән күчмә таҗ бирелде.

"Бәйге башка төбәкләргә үрнәк булырлык"

Бәйгене оештыруда Чиләбе өлкәсе хөкүмәте генә түгел, Татарстан җитәкчелеге дә ярдәм күрсәткән. Чиләбедә узган “Татар кызы-2011” бәйгесенең финалында Татарстаннан премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, журналист Гөлнур Хәсәншина, дәүләт җыр-бию ансамбле, “Казан егетләре” төркеме булган.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев бәйгедән алган тәэсирләрен уртаклашты:

Марс Тукаев

Марс Тукаев

“Кышкы айларда ук бу бәйгене үткәрү фикере әйтелгән иде һәм апрель аенда бәйге башланып китте. Өлкәнең төрле шәһәрләрендә, район үзәкләрендә сайлап алу турлары узды. Бәйгедә 315 кыз катнашкан, аларның 12се финалга узды.

Бәйге үзе һәм финал чарасы зур дәрәҗәдә оештырылган иде. Монда Татарстаннан премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, дәүләт җыр-бию ансамбле, “Казан егетләре” төркеме, режиссерлар, Мәскәүдән “Ариэль” ансамбле, махсус кунак Вячеслав Зайцев булдылар. Вячеслав Зайцев үзенең мода коллекциясен күрсәтте.

Алай да бәйге без телевизорлардан күреп ияләнгән матурлык бәйгеләреннән аерылып тора. Монда бернинди йөзү киеменнән йөрүләр булмады. Бәйге безнең милли йөзебезне күрсәтү һәм яшьләрне мәдәниятебезгә тарту максаты белән оештырылган. Төп оештыручы – Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы максатларына ирешкән, дип уйлыйм.

Газетлар бу бәйге турында даими язып торган, өлкә телевидениесендә чыккан хәбәрләре 4 сәгать 15 минутка җыелган. Һәм финал өлешен тулысынча төшереп бардылар, ул соңыннан өлкә телевидениесеннән күрсәтеләчәк”.

"Оештыручылар максатларына иреште"


Марс Тукаев, бу бәйге татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте, татарларның дәрәҗәсен күтәрде, дип саный:

“Финал өлешендә Чиләбе өлкәсенең канун чыгару җыены рәисе, Чиләбе шәһәре башлыгы, министрлар, губернатор урынбасарлары бар иде.

Бәлки күпләр бу бәйгегә шикләнеп карагандыр. Чиләбе өлкәсендә башка проблемалар беткәнме, дип уйлаучылар да булгандыр. Ләкин милли телебез, мәдәниятебез югалып барган төбәктә милли хисне уяту максат итеп куеган булса, оештыручылар моңа иреште.

Менә берничә ел элек кенә Чиләбедә хәлләр бик аяныч иде. Татар теле бөтенләй диярлек укытылмый иде, татар газеты бер өлкә газетына кушымча булып кына чыга иде, өлкә телевидениесендә татар тапшырулары юк дәрәҗәсендә иде.

Конгрессның яңа җитәкчеләре сайлангач, зур эшләр башкарыла башлады. Чиләбе өлкәсе татарларының “Хәзинә” исемле газеты, телевидениедә “Хәзинә” тапшыруы чыга башлады, кайбер мәктәпләрдә факультатив дәрәҗәсендә генә булса да, татар теле укытыла башлады. Соңгы елларда Сабан туе дәрәҗәсе дә күтәрелде.

Бәйгенең идея авторы Лена Рафик кызы Колесникова татар мәктәбе ачу, татар ашлары йортын ачу, шушындый бәйгеләрне даими үткәрү, хәтта төбәкара итеп үткәрү планнары белән уртаклашты.

"Бу бәйге төрле халыкларның игътибарын җәлеп итеп, татарларның дәрәҗәсен күтәргәндер, дип уйлыйм. Татарстанда, Башкортстанда бу кадәр дәрәҗәдә киң күләмле чараның булганы юк. Бу чара башка төбәкләргә дә үрнәк булып торыр, дип саныйм”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG