Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Төркия Сүрия оппозициясе белән мөнәсәбәтләрне ныгыта


Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы
Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы
Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы Анкарада Сүриянең оппозицион милли шурасы вәкилләре белән очрашты.

Хәбәр ителгәнчә, Давытуглы Сүриядәге демократик үзгәрешләр өчен тыныч юл белән көрәшергә чакырды.

Сүрия милли шурасы - илнең оппозиция төркемнәренең күбесен берләштерә. Ул узган айда Төркиядә төзелде.

Сүриядә инде 7 айдан артык президент Бәшәр Асадны хакимияттән китүне таләп иткән чаралар дәвам итә. Демонстрацияләр иминлек көчләре һәм хәрбиләр тарафыннан аяусыз бастырыла.

БМО белдерүенчә, Сүриядәге бәрелешләрдә өч меңнән артык кеше вафат булды.
XS
SM
MD
LG