Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон көтмәгәндә Либиягә килде


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Либиянең башкаласына көтелмәгән эш сәфәре белән килде.

Клинтон Триполида Либия Милли күчеш шурасы рәисе Мостафа Җәлил, премьер-министр Мәхмүд Җибрил һәм башка министрлар белән очрашты. Клинтон аларга АКШ Либиягә 10 миллион доллар күләмендәге өстәмә ярдәм күрсәтәчәге турында белдерде.

Либиянең яңа хакимияте Мөәммәр Каддафи яклыларны тулысынча җиңүе турында әлегә игълан итмәде. Сирт шәһәре янында каты сугышлар әле дәвам итә.

Кичә исә Милли күчеш шурасы гаскәрләре Бәни-Вәлид шәһәренең зур өлешен яулаганы турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG