Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (45)


Кырымтатар халкының беренче корылтае, Бакчасарай, 1917 ел
Кырымтатар халкының беренче корылтае, Бакчасарай, 1917 ел
Петроградта уздырылган демократик конференция

Демократик конференциядә катнашкан эсерлар һәм максималистлар гайре рус милли азчылыкларны яклап чыга. Нәтиҗәдә Милләтләр департаменты төзелә, аның әгъзаларының күпчелеген дә төрле милләт вәкилләре тәшкил итә. А.Керенский хөкүмәте нигездә бу департаментны һәм шулай ук Киевта төзелгән Милләтләр Советын таный һәм кабул итә, ләкин алга таба Русиядә сәяси чуалчыкларның артуы һәм гражданнар сугышы башлануы оешмаларның эшенә киртә куя.

Петроградтагы Демократик конференциядә башлыча түбәндәге оешмалар һәм аларның вәкилләре катнашкан:

Величко - Украина Хәрби Советы вәкиле
Карш - Украина Радасы вәкиле
Осадчий - Украина крестьяннары вәкиле
Салихов - Милли Шура һәм Мөселман инкыйлабчы демократлар вәкиле
Намитоков - Кавказ тау халыклары вәкиле
Соболевский - Белорус Хәрби Советы вәкиле
Воронка - Белорус Радасы вәкиле
Мачабели - Грузия Хәрби Советы вәкиле
Нузубидзе - Грузия социалистик оешмалары вәкиле
Абрамович - Яһуди "Бунд" оешмасы вәкиле
Лапинский - Польша социалистлар партиясе вәкиле
Плавский - Польша социалистлар партиясе вәкиле
Назарянц - Әрмән "Дашнакцутюн" партиясе вәкиле.

Киевта рус булмаган халыклар корылтае

Рус булмаган халыкларны рус гегемониясенә каршы оештыру мәсьәләсендә иң актив эш алып баручылар, халык саны ягыннан, руслардан кала, икенче урында торган украиннар (малорослар) була. Аларның башлангычы белән 1917 елның 8 (21)-15 (28) сентябрендә Киевта рус булмаган халыкларның беренче корылтае үткәрелә. Аның делегатлары үзәге Киевта булачак Милләтләр Шурасы исемле оешманы төзү турында карар кабул итә.

Киев корылтаенда украиннардан тыш, белоруслар, латышлар, литвалар, эстоннар, румыннар, грузиннар, руслар, казаклар һәм нигездә Идел-Урал, Кырым һәм Кавказ төбәкләрендә яшәүче төрки халыклар вәкилләре катнаша. Шул ук вакытта, мари, мордва кебек фин-угыр азчылыкларының, Cебердәге вак этник төркемнәрнең һәм әрмәннәрнең вәкилләре съездга килми. Яңа гына бәйсезлеккә ирешкән Финляндия исә Киев съездына күзәтүче статусындагы вәкиллек җибәрә. Әлбәттә, финнар бәйсезлекне кабат югалту ихтималыннан курыккан, шуңа күрә дә Русиядәге сәяси вакыйгаларны зур дикъкать белән күзәтеп барган. Съезд эшендә шулай ук поляклар да катнаша.

Мөселманнарга килгәндә, аларның делегациясе дә яхшы ук зур була. Аның составында Д.Хамзаев, Җафәр Сәедахмәд (Кырымәр), Б.Җиһаншаев, Гаяз Исхакый, И.Мозаффаров, А.Озынбашы, С.Идрисов, А.Саттаров, О.Чәләбиев, Ә.Шабанов, М.Вәликов, Й.Вәзиров, А.Мибәков, Д. Садыков һәм Ш.Рөстәмбәковлар була. Съезда мөселманнарга зур әһәмият бирелә – президиумга алардан ике вәкил сайлана.

Президиум түбәндәге кешеләрдән тора:
Профессор М.Хрущевский (рәис)
В.Бельский
М.Шрах
Сиркин
Ш.Рөстәмбәков
Любинский
Долгов
А.Саттаров (сәркятиб)
А.Пизовский (сәркятиб)

Съезд делегатлары Милләтләр Советын төзегәннән соң үзләренә эш мәйданын әзерли һәм шулай ук Петроградка Демократик конференциягә делегация дә җибәрә.

Киев съездында рус казаклары вәкилләре катнашуы үзенә бер кызыклы күренеш була.

Рус казаклары һәм мөселманнар

Гәрчә рус казаклары асылда этник төркем тәшкил итмәсәләр дә, 1917 елгы инкыйлабтан соң оешып, үзләренә махсус статус булдыру өчен тырышлык күрсәтә башлыйлар. XV гасырның азагында Днепр, Дон, Идел, Җаек (Урал) һәм Терек буйларында кануннарны үтәүне авырсынган качаклар, җирсез кешеләр һәм башка катламнардан бертөрле кораллы җинаятьче төркемнәре оеша башлый. XVIII йөздә Мәскәү, бу юлбасарларны контроль астына алу максаты белән, аларга бер төркем хокуклар биреп, чик сакчылары һәм баскынчылар буларак файдалана башлый. "Казак" исеме соңга таба күпертелеп дөньяга таныла, казаклар турында романнар, шигырьләр языла. Бу казаклар православие диненә кергәннән соң үзәк ягъни Питербург хөкүмәте белән элемтәләре арта, хезмәттәшлекләре ныгый. 1613 елда Дон казаклары Романовларны тәхеткә утыртырга булышкач хезмәттәшлек бермә-бер арта төшә.

Оренбур казаклары ял вакытында
Оренбур казаклары ял вакытында


Казаклык даирәсе киңәя, анда рус һәм украиннардан тыш калмык, казакъ һәм татар төркемнәре дә керә. Мәсәлән, Оренбур казаклары составында шактый гына татар нәселле кешеләр булган. Бу мөселман казаклар 1917 елның 24 маенда (6 июнь) Оренбурда 100 делегат катнашы белән хәтта корылтай да үткәрә. Терек казаклары арасында исә Кавказ халыкларының вәкилләре аз булмый. Кубань казакларының күпчелеген украиннар тәшкил иткән.

Русия патшасының сакчы полклары казаклардан төзелгән була. Ләкин алар 1917 елда Николай IIгә каршы чыгалар, революционерлар тарафына басалар. Дөрес, бераздан соң казаклар коралларын социалист һәм коммунистларга каршы бора.

1897 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәсендә казакларның саны түбәндәгечә булып чыга:

Дон – 1 026 263
Кубань – 787 197
Оренбур – 365 500
Байкал арты – 195 253
Терек – 167 301
Себер – 115 495
Урал – 114 166
Семиречье – 29 757
Әстерхан – 27 172
Амур – 21 569
Уссури – 13 765
Барлыгы – 2 863 438

Аңлашылганча, рус казаклары яхшы ук дәрәҗәдә оешкан, бердәм һәм кораллы сәяси көч тәшкил иткән. Араларында мөселманнарның булуы кайвакыт эшкә дә ярап куйган.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG