Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00
Татар-башкортларда социалистик хәрәкәт (дәвам)

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Казанда Мөселман комитеты төзелә. Ул бераз соңрак Казан Мөселман Шурасы итеп үзгәртелә. Аны алга таба Милләт Мәҗлесендә күренекле роль уйнаган журналист һәм язучы Фуат Туктаров җитәкли. 7(20) майда комитет, һәр мөселман авылында идарә органнары төзү өчен, корылтай оештыру турында карар кабул итә, 21 майдагы утырышта бу җыенның датасын да билгели. Корылтайны 3(16) июньдә (ул 7(20) июньгә кадәр дәвам итә)мөфти Галимҗан Баруди Коръән укып ача. Корылтай эшендә Казан губернасының төрле авылларыннан килгән 700 чамасы делегат катнаша. "Мөселман социалистлар" Мулланур Вахитов белән Шәһид Әхмәдиев президиумда урын ала.

Корылтайда Мөселман комитеты лидерларыннан Нәҗип Хәлфин чыгыш ясап, дәвам иткән сугыш һәр сыйныфка, һәр катламга кагыла, сугыш "бердәнбер ярдәмчебез Төркияне харап итте" дип әйтә, ягъни халыкны бердәмлеккә чакыра һәм делегатларда шул сүзләре белән зур тәэсир калдыра. Икенче яктан, Вахитов белән Әхмәдиев делегатларны Вакытлы Хөкүмәткә өмет багламаска, киресенчә Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советына ягъни большевикларга таянырга кирәк дип өнди һәм үзләренә байтак кына тарафдар табалар. Шулай итеп, социалистлар саны ягыннан күп булмасалар да, пропаганда һәм агитация эшендә шактый ук остарганлыкларын күрсәтә.

15(28) июньдә Мулланур Вахитов Казанда "Кызыл байрак" исемле газета чыгара башлый. Аннан элек, 1917 елның 8(21) апрелендә, Шәһид Әхмәдиев тә "Алга" газетасын нәшер итүгә керешә. Ләкин ул вакытта инде татар халкының күпчелеген тәшкил иткән урта катламның еллар буе укып килгән, күп тиражлы матбугат органнары була. Казанда "Йолдыз", "Кояш","Сөембикә", Оренбурда "Вакыт" һәм "Шура", Уфада "Тормыш" әнә шундыйлардан санала. 1917 елда боларга "Корылтай" (Казан), "Азат халык" (Әстерхан), "Хөр милләт"(Оренбур), "Ил" (Мәскәү) һ.б. газетлар өстәлә.

Ул көннәрдә М.Вахитов, Ш.Әхмәдиев һәм Вәли Шәфигуллин кебек шәхесләр рус социалистлары йогынтысы нәтиҗәсендә татар-эшчеләрен рус эшчеләре белән берләшергә чакыра. Ләкин татар эшчеләре сан ягыннан аз була, шуңа да бу тырышлык уңышлы булып чыкмый. Берләшкән чакта да татар эшчеләренең руслар арасында эреп югалачаклары да билгеле иде.

Гомумән алганда, Казанда татар, Уфада татар-башкорт социалистларының бу иҗтиһадлары, бер яктан, милләттәшләрнең большевик оешмаларында күп санда булуын китермәгән, икенче яктан исә бу социалистлар милли хәрәкәтләргә зарар китерүчеләр кулында корал булган. Моның бик ачык мисалы - 1917 елның 22-23 сентябрьдә (5-6 октябрь) булып узган Казан большевиклары губерна җыелышы. Анда тәшкил ителгән Казан РСДРП(б) Советына Я.Шейнкман, Н.Ершов, Г.Олькеницкий, К.Грасис, И.Волков, А.Бочков исемле руслар һәм яһүдләр сайлана, араларында бер генә мөселман да булмый.

Уфа губернасында иң күренекле мөселман социалисты итеп Галимҗан Ибраһимов саналган. Ул социалистларның эсерлар фиркасендә ягъни большевикларга каршы хәрәкәтнең вәкиле булган. Татар-башкорт социалист хәрәкәтенең матбугат органнары көчсезлеге һәм азлыгы белән аерылып торган. Казанда – югарыда телгә алынган "Аваз" һәм "Кызыл байрак", Оренбурда – бары 4 саны гына чыккан "Эшче", Уфада – 35 саны нәшер ителгән "Ирек" (30 март- 11 сентябрь). Галимҗан Ибраһимов чыгарган "Ирек" газетасы, һичшиксез, араларында иң йогынтылысы була. Уфадагы ""Ирек", "Авыл халкы" һәм "Солдат теләге" газеталары 21 сентябрьдә (4 октябрьдә) Г.Ибраһимов редакторлыгында "Безнең юл" исеме астында берләшәләр.

Уфадагы эсерлар 1917 елның июлендә мөстәкыйль оешма төзеп җибәрә. Аның әгъзалары арасында иң күренеклеләре – Г.Ибраһимов, Г.Әлмөхәммәдев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Касыймов, Ш.Сөнчәләй, С.Атнагулов, С.Улемаев һ.б. Тик алар да, большевиклар үз көндәшләрен юкка чыгара башлау белән, тиз генә коммунистлар партиясенә керә.

Кыскасы, Уфадагы социалистик хәрәкәт Казанныкыннан аермалы буларак, эсерлар тәэсире астында була, ләкин бу фирканең җиңеләчәге ачыклангач, Уфаның мөселман социалистлары большевиклар ягына чыга. Тик моңа карамастан, Г.Ибраһимов һәм аның иптәшләре Уфадагы Милләт Мәҗлесеннән дә ерак йөрмиләр, аңа йогынты ясарга тырышалар.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG