Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty: Йәмән башлыгын эзәрлекләүне тыю - дөрес түгел


Йәмәндә хакимиятне тапшыру килешүендә илнең хәзерге президенты Гали Габдулла Салихны хөкем итү мөмкинлеге тыелырга тиеш түгел. Бу турыда Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерде.

Оешманы Фарсы култыгы илләре тәкъдим иткән хакимиятне тапшыру планында Салихка иммунитет саклануы борчый.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Йәмән башкаласы Санадагы бүгенге бәрелешләрдә 7 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG